Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ни чәчсәң, шуны урырсың!

Район буенча 8125 тонна чәчү өчен чимал (орлык) салынды. Аларның 3090 тоннасын сабан бодае, 3755 тоннасын арпа, 640 тоннасын солы, 530 тоннасын борчак, 60 тоннасын вика һәм 50 тоннасын карабодай тәшкил итә.

-Яңа сорт, югары репродукцияле, кондицияле эре бөртекләр һәм кышкы сортларның күчмә фонды орлыклары һәр гектарда уңышны 4-5 центнерга арттырырга мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен югары сыйфатлы орлык әзерләүгә нык игътибар бирелә. Шуны истә тотып министрлык агымдагы елның 15 августыннан 15 октябренә кадәр алдагы язда чәчеләчәк орлыкларны җитәрлек күләмдә салу һәм аларны калибрлап, дәүләт стандартына туры китерү өчен икеайлык игълан иткән иде. Монда күпьеллык үлән һәм кышкы культуралар орлыклары да исәпкә алына.

Шунысын да искәртү урынлы, дәүләт субсидиясен алу өчен барлык салынган орлыкларның массовый репродукциясе 10 проценттан артмаска һәм аның өчен һәр елны орлыклар алмаштырылып, ягъни яңартылып торырга тиеш. Чәчү кондициясенә җиткерелгән орлыкларның сортларын күрсәтүче документларның да булуы кирәк. Әйе, идеаль гына сортларның булмавы да ихтимал. Шуңа күрә һәр культураның 2 яки 3 сортын булдыру зарур. Әйтик, 1000 гектар чәчүлек исәбеннән 17 тонна элиталы орлык алган хуҗалык, өч елдан соң чәчү максаты өчен репродукция категориясеннән ким орлыкларсыз калмаячак. Хуҗалыкка башка регионнардан яисә республиканың башка районнарыннан орлыклар алып кайтканчы, аларның фитосанитар торышын әйбәтләп тикшертергә кирәк. Ашлыктагы авыруларның һәм бөҗәкләрнең таралуына һич тә юл куярга ярамый. Кырчылык белгечләре борчактагы брухус исемле бөҗәк турында яхшы беләләр. Шуңа күрә 1 тонна борчак орлыкларын 15 градустан да ким булмаган һава температурасында 9 грамм исәбеннән ФОСКОМ препараты белән эшкәртәләр һәм 5 тәүлек буе пленка астында тоталар. Мондый алымны башка бөртекле культуралар өчен дә кулланырга ярый,- ди "Авыл хуҗалыгы үзәге"нең район бүлеге начальнигы Мәсхүт Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлык әзерләү