Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре 10 көннән билгеле булачак

27 майдан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен беренче сынаулар башланды. 227 укучы беренче дәүләт имтиханын рус теленнән тотты. Бердәм дәүләт имтиханнарының тапшыру вакыты быел 27 майдан алып 19 июньгә кадәр билгеләнгән.

Чыгарылышлылар 30 майда - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 3 июньдә - математикадан; 6 июньдә - чит телләр, физикадан; 10 июньдә - җәмгыять белеме, химиядән; 13 июньдә - география, рус әдәбиятыннан сынау тотачаклар.

Агымдагы уку елында имтихандагы яңалыкның берсе булып, аның вакыты озынайтылу тора, ягъни ул 30 минутка арттырылып, 3 сәгать 30 минут дәвам итте. Иң минималь балл, ягъни өчле билгесе өчен укучы 36 балл җыярга тиеш. Инде имтиханнарга кагылышлы мәгълүм булган таләпләр буенча анда бары паспорт һәм ручка алырга мөмкин. Телефоннар һәм планшетлардан файдалану тоела.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханында быел 4 җәмәгать күзәтүчесе, 44 оештыручы һәм ярдәмчеләр катнашты. Укучыларның имтихан вакыты тынычлыгы хокук саклау органы вәкилләре тарафыннан тәэмин ителде.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, имтиханнар атна-ун көн дәвамында тикшереләчәк һәм нәтиҗәләр хәбәр ителәчәк.

Ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар, шулай ук Дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан БДИ нәтиҗәләре кире кагылган укучылар өчен 15,17, 18 һәм 19 июньдә резерв көннәр куелган. Һәр фәннән бердәм дәүләт имтиханы РФ субъектларында җирле вакыт белән иртәнге сәгать 10.00да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм дәүләт имтиханнары