Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайтыйк әле, кайтыйк өйгә, туган авылыбыз- Мунчәлигә

Инде традициягә кереп барган Мучнәли авылы бәйрәме быел да 1-нче августа үзенә 7-нче тапкыр барлык якташларын җыйды. Мунчәли авылы кешеләре, шушы авылдан чыккан якташлар бу бәйрәмне көтеп ала, шуңа да әлеге чараның масштабы елдан ел зурая, киңәя бара. Әнә күр әле һәрбер капка алдында ничә машина тора, һәрбер йортка күпме...

Бәйрәмгә махсус кайткан мөхтәрәм кунаклар да күп алар арасында Татарстан Республикасынын баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Җөмһурияте Мөселманнарыны Диния Нәзарәте Мөфтий урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан республикасы президентының эчке эшләр идарәсеннән Айнур Абдулла улы Султанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрид Фәиз улы Мифтахов, Ислам дине кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Зиганша, Чувашия Республикасы Мөселманнарыны Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Улян өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэл хәзрәт Нәҗметдинов, Филология фәннәре докторы, галим Наил ага Таиров, Флера Тарханова, тарих фәннәре кандидаты Рафик хәзрәт Насыйров, Б. Глебский исемендәге мәчетнең имам хатыбы Рөстәм Ясафиев, Тирә күрше районнарның мөхтәсибләре - Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Республикабызның Тәтеш районы, Илмир хәзрәт Хәсәнов - Буа районы, Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов - Чүпрәле районы мөхтәсибләре, һәм шулай ук республикабыз районнарыннан курше Улян һәм Чувашия республикасыннан күренекле дин әһелләре, Чүпрәле районы авыллары имама хатыплары катнашты. Әлеге мөхтәрәм кунаклар арасында бәйрәм шатлыкларын уртаклашырга Мунчәли авылының мактаулы граңданины Дания Асхат кызы Тулова да кайткан иде.

Бәйрәмнең беренче өлеше дини чаралар белән башланып китте. Авыл мәчетендә җомга намазы укылды. Намазга җыелган дин кардәшләребезгә Җәлил хәзрәт вәгазләр сөйләде.

Аннан соң чаралар мәчет каршындагы мәйданда дәвам итте.

Соңгы елларда тарихыбызга, дин өлкәсендәге куренекле галимнәребезнең тормышын өйрәнүгә, төбәктән чыккан шәхесләребезне, алар яшәгән урыннарны барлауга зур игътибар бирелә. Истәлекле кичәләр, фәнни гамәли конференцияләр, искә алулар, укулар оештырыла. Мунчәли авылында да шушындый чара быел өченче тапкыр "Мунчәли укулары " - дигән фәнни -гамәли- дини конференция узды. Аның беренчесе моннан ие ел элек Бөек татар драмматургы Туфан ага Миңнуллиның вафатыннан соң, аның туган көнендә мемориаль такта ачканда үткәрелгән иде. Анда катнашкан галимнәр, дин әһелләре бу чараны югары бәяләде, һәм һәр елны үткәрергә кирәк дигән карарга киленгән иде. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятны үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак быел ул "Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф гадәтләрен куллану".- дигән тема астында үтте. Әлеге чараның максаты итеп оештыручыларның ният- максакты иманлы, эшчән, аек, акыллы, халкыбызның үткән тарихын белүче, аның асыл сыйфатларын, гореф гадәтләрен дәвам итүче һәм саклаучы, җәмгыятебезгә файдалы, динле, зыялы,мәгрифәтле, югары әхлаклы, халкыбыз варисларын тәрбияләү.

Барлык авылдашларны, бәйрәм кунакларын район башлыгы исеменнән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары - Айрат Фиркат улы Җәлаловка тәбрикләде. Татарстан Җөмһурияте Мөселманнарыны Диния Нәзарәте рәисе Мөфтий Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауын мөфтий урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Айнур Султанов, Дәүләт Советы исеменнән Фәрит Мифтахов, Бөтендөнья татар конгресы исеменнән Гельназ Шәйхи тәбрикләүләрен җиткерделәр.

Бүгенге көндә җәмгыятебездә тәрбия ысуллары буларак халкыбызның әхлагын тәрбияләүдә Дини кыйммәтләргә зур игтибар белән карала. Мәчетләребездә динне өйрәнү дәресләре алып барыла. Дини кыйммәтләрне өйрәнү, аны анлату юлы белән киләчәк буын яшләребезне тәрбияләү җәмгыятебездә зур әһәмияткә ия. Шуның өчен дә яшләребезнең әхлагын дөньяга карашын тәрбияләүдә динебезне, аның нигезләрен, милләтебезнең гореф гадәтләрен, тарихи истәлекләрне өйрәнү, бүгенге көндә дә мөһим мәсәлә булып кала бирә. Конференцияне ачып бу турыда тулырак сөйләр өчен сәхнәгә - Ислам дине кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Зиганшан менде. Әлеге теманы тулыландырып язучылар, галимнәр дин әһелләре чыгыш ясадылар. Дини чара Фәсәхат апа Хөсәенова башкаруында мөнәҗәтләр, ИЛСАФ, Нияз Җәләлов, Руслан Дәминов башкаруындагы җырлар Флера Тарханова башкаруынданы шигырләр белән үреп ТНВ телерадиокомпаниясеннән Илдар Киямов алып барды.

Мунчәли укулары тәмамланганнан соң барлык җыелган халык мәктәпкә үтте. Анда корбан ашлары әзерләнгән иде.

Кичен авыл бәйрәме мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчте. Анда танылган татар эстрадасы артистлары ИЛСАФ, Нияз Җәләлов, Фирдүс Тямаев үзенең группасы белән, Чувашия Республикасыннан танылган "Мишәр" фолклор ансамбле зур бәйрәм концерты күрсәттеләр.Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итеп , бәйрәм салюты белән тәмамланды. Тагын шунысын әйтергә кирәк әлеге чаралар тулысынча дини форматта үтте. Оештыручылар тарафыннан хәмер эчемлекләр, харәм ризыклар сату рәсми рәвештә чикләнгән иде. Икенче көнне барлык авыл халкы, кайткан кунаклар авыл зиратына җыелды. Анда мәрхүм вә мәрхүмә булган якыннарын искә алдылар, каберлекләрен чистарттылар алар рухына дога кылдылар. Бәйрәм тәмам икенче елга да ходай язган булса җыелырга дип сүз куешып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл бәйрәме