Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмәгать суды яңа бинага күчте

24 октябрьдә ТР Югары суд рәисе Илгиз Гиләҗев, ТР Юстиция министры Мидхәт Курманов, министр урынбасары Надежда Рагозина, җәмәгать судьяларының эшчәнлеген тәэмин итү буенча бүлек начальнигы Н.Хисмәтуллин, шушы ук бүлекнең әйдәп баручы белгече Е.Ишмөхәмәтова, Апас район суды рәисе Р.Ахунов Чүпрәле районына эшлекле сәфәр белән килделәр.

Сәфәр вакытында аларны район башлыгы Тимур Нагуманов, район суд рәисе Минсәгыйрь Яфизов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамиль Юнусов озатып йөрделәр.

Югары вәкаләтле җитәкчеләрнең бирегә килүләренең төп сәбәбе булып, район җәмәгать суды күченәчәк яңа бинаны карау иде. Моңарчы С. Нәфиев урамындагы район җәмәгать суды биләгән бина тиешле нормативларга туры килми иде.

Әлеге уңайдан алар өчен агымдагы елда Техническая урамындагы 3 йорттагы икенче кат тәкъдим ителде. Биредә ремонт үткәрелде һәм менә ниһаять суд хезмәткәрләре яңа бинага күченделәр. Шулай итеп, бүгенге җәмәгать суды бинасының уңайлыклары тиешле таләпләргә бар яктан да туры килә, ул барлыгы 250 кв.м зурлыктагы мәйданны били. Җәмәгать судьясы, кабул итү, канцелярия, архив бүлмәләре һәркайсы аерым, якты һәм тиешле квадрат метрларны тәшкил итәләр. Суд утырышлары өчен дә аерым зур зал ясалган. Элеккеге бинада исә ике судка бер зал һәм 4 хезмәткәргә бер бүлмә бирелгән иде.

Җитәкчеләр яңа бинаның уңайлыкларын карап йөрделәр, хезмәткәрләр белән аралаштылар, заманча технология белән тәэмин ителешне дә югары бәяләделәр.

-Республика Югары суды район һәм шәһәр суды хезмәткәрләренең генә түгел, ә җәмәгать суд эшчәнлеген алып баручыларның да хезмәт шартлары үтәлешенә дә һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтә. Хәер биредә әлегә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп бетмәсә дә, иң мөһиме тиешле уңайлыклар булдырылган,-диде әлеге уңайдан ТР Югары суд рәисе Илгиз Гиләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мировой суд