Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мылтыкны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Чүпрәледә 20 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Гадәттәгечә яңа ел башында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Бүлеккә җитәкче итеп яңа гына билгеләнгән полиция подполковнигы Марат Сибагатовның чыгышында әйтелгәнчә, былтыр 144 җинаять теркәлгән. Бу күрсәткеч, алдагы ел белән чагыштырганда 24,1 процентка артык.

Җинаятьләр саны артуның күп өлеше криминаль полициягә туры килә. Аларның да күпчелеге икътисадый җинаятьләрнең үсүенә бәйле. Ә менә җәмәгать куркынычсызлыгы буенча теркәлгән җинаятьләр киресенчә 18,5 процентка кимегән. Райондагы җинаятьләр динамикасына, нигездә, милеккә каршы кылынган җинаятьләр тәэсир итә. Үткәрелгән профилактик чаралар, рейдлар, патрульләр оештыру әлеге төр җинаятьләрне 20,3 процентка киметергә мөмкинлек биргән. -Үткән ел район территориясендә утлы корал кулланып кылынган җинаять теркәлмәгән. Шулай да утлы коралның законсыз әйләнеше сферасында бер очрак ачыкланган. Рәсми рәвештә теркәлгән 121 кеше ату коралына ия буларак учетта тора. Аларда 134 берәмлек корал бар. Мылтыкны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 20 кеше административ җаваплылыкка тартылган,- ди бүлек начальнигы Марат Вячеславович. Аннан соң ул соңгы вакытта республикада, шулай ук авыл җирлекләрендә телефон мошенникларының явыз эшчәнлек алып баруларына тукталды. Дөрес, безнең районда андый җинаять корбаннары теркәлмәгән. Әмма, бу саклану чарасын күрергә кирәкми дигән сүз түгел. Мондый җинаятькә каршы көрәшне профилактик планда оештырырга кирәк диде ул. Халыкка аңлату характерындагы пропаганда чарасын үткәргәндә электрон һәм басма матбугатны файдаланырга, социаль яклау службасы хезмәткәрләре ярдәменә дә таянырга кирәклеге әйтелде. -Соңгы елларда законсыз әйләнештә булган исерткечле эчемлекләр белән көрәш проблемасы тагын да кискенләште. Үткән ел хокук бозуның шундый 38 очрагы теркәлгән һәм 30 литрдан артык спиртлы эчемлек алынган, 10 кеше җаваплылыкка тартылган. Чикләнгән вакытта исерткеч эчемлекләр саткан өчен 24 гражданга карата бөркетмә тутырылган. Агымдагы елда да бу сферада көрәшне дәвам итәчәкбез,- ди бүлек начальнигы. Шунысы куанычлы, үткән ел балигъ булмаганнар тарафыннан бер җинаять тә теркәлмәгән. Хокук тәртибен саклаучыларның уртак тырышлыгы белән җәмәгать урыннарында, урамнарда тискәре күренешләргә юл куймауда да уңай нәтиҗә күзәтелә. Бүлек начальнигы шулай ук башка службаларның да эшчәнлеген анализлады һәм конкрет бурычлар билгеләде. Утырышта тикшерүчеләр төркеме начальнигы вазифасын башкаручы Гөлфирә Ханҗәрова, полициянең участок вәкилләре башлыгы Валерий Романовның да чыгышлары тыңланды. Район прокуроры Алмаз Әхмәтшин, муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район судьясы Миңсәгыйр Яфизов һәм районның эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Фарис Шакиров та чыгыш ясап, агымдагы елда әйтелгән кимчелекләрне бетереп, уңышлы эш теләделәр. Бигрәк тә прокурор Алмаз Идрисович тарафыннан әйтеләгән бик күп һәм урынлы кисәтүләр игътибарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эчке эшләр бүлегендә отчет җыелышы