Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңгыр ява дип тормадык, "Милләтләр кроссы"нда йөгердек!

Яңгыр ул көнне дә туктамады. Шуңа да карамастан иртүк район үзәгендә яңгыраган җыр-музыка ниндидер бәйрәмне хәтерләтте. Кросска спорт киемнәреннән килгән олылар да, кечеләр дә үзләренең физик мөмкинлекләрен, җитезлекләрен сынап карарга теләде.

Әлеге кроссның тарихы ерак 1918 нче елга барып тоташа. Элек анда катнашучылар 4,5 километр арада ярышканнар. Шушы елны Петровск паркында үткәрелгән кросста Россиянең һәм СССРның булачак чемпионы Николай Бочаров әлеге дистанцияне 15 минут 42 секундта узып җиңү яулый. Төрле мәгълүматларга караганда, дөнья күләмендә уза торган кроссның 150 елдан артык тарихы бар, диләр белгечләр. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә тукталып калган "Милләтләр кроссы" 2004 елдан башлап Россиядә яңадан үз көченә керде. Хәзер безнең районда да аны күпләр көтеп ала. -Кросс, ул гади спорт чарасы гына түгел. Монда һәркемгә спортчы буларак үзенең сәләтен барларга мөмкинлек бирелә. Яхшы нәтиҗәгә ирешкән яшүсмер дә үзенең көченә, сәләтенә игътибар итми калмас, билгеле. Бәлки кемнәр өчендер ул профессиональ спорт карьерасын башлап җибәрүдә этәргеч тә булыр әле,-ди район спортчылары башлыгы Фәрит Ахмәтов. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та үзәк мәйданга килүчеләрне спорт бәйрәме белән котлады. -Безнең халык бөтен вакытта да спорт белән яшәде, бирегә килгән актив спортчыларыбыз кышын чаңгыга баса, спорт залларына, бассейнга йөри. Без алар өчен бик шат. Бүген барыгызга да яхшы кәеф, күтәренке күңел,- телим диде ул. Ә кросска килгәндә, стартка беренчеләрдән булып яшьләр һәм яшүсмерләр чыкты. Аннан соң аларны оешма һәм предприятие командалары алмаштырды. Өлкәннәрдән дә быел 17 ветеран стартка басты. 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре, китапханәләр һәм техникум коллективлары аеруча активлык күрсәттеләр. Дистанцияләрне иң яхшы күрсәткеч белән үтүче спортчылардан И.Мөшәрәпов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), И. Козлова(техникум), Б. Альмяшкин (спорт мәктәбе), Д. Шәрәфетдинова (пенсия фонды), Н. Хрисанов (спорт мәктәбе), Ф. Хәйретдинова (район китапханәсе), ... Матросова (Алешкин Саплык авылы, пенсионер) һәм Җ. Мөдәрисов Яңа Чүпрәле авылы, пенсионер) истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милләтләр кроссы