Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Милиция-полиция. Кайсы яхшырак?

Полиция хезмәткәрләренең еллык эшенә нәтиҗә ясаганда, ирексездән шундый сорау туа. Чөнки үткән ел хокук саклаучылар системасы реформа кичерде. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, барлык хезмәткәрләр дә үз квалификацияләре буенча аттестация үтте, ә кайберләренә башка хезмәткә күчәргә дә туры килде.

2011 елда Россиянең эчке эшләр органнарында штат берәмлекләрен кыскарту ике этапта үткәрелде. 24 процентка кыскартылган коллективтан 18 кеше китте. Хәзерге вакытта бүлектә аттестацияне уңышлы үткән 52 хезмәткәр эшли. Узган ел өч офицер Төньяк Кавказ регионында озак вакытлы командировкада булган.

-Реформа барышында бүлекнең исеме, структурасы һәм состав берәмлеге үзгәрсә дә, бурычлар, нигездә, шул ук калды. Һәм аларны тулысынча үтәргә туры киләчәк,- ди бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыйров.

Еллык эш йомгаклары буенча республика күләмендә җиденче баскычта булу, эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең потенциаль мөмкинлекләрен раслый. Әйе, замана үзе үк әлеге службаның яңача эшләвен таләп итә. Һәр көнне бүлек начальнигында үткәрелгән планлы киңәшмәдә район территориясендәге оператив хәл һәм эчке эшләр бүлегендәге хезмәт эшчәнлеге проблемалары карала, аларның барысы да протоколга теркәлә. Әйтергә кирәк, полиция органнарында яңача эшләү системасына күчүгә әзерлек чорында хезмәткәрләрнең профессиональ һәм физик яктан никадәр әзерлекле булуларына да нык игътибар бирелгән. Аттестация вакытында аларның әхлакый, эш сыйфатларына, хокукый һәм физик әзерлегенә, корал белән эш итә белүләренә билге куелган.

-Эчке эшләр бүлеге алдында торган җаваплы һәм катлаулы бурычларны уңышлы үтәү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен саклау, оешканлылыкны һәм мобильлелекне тәэмин итү максатыннан, беренче чиратта, физик әзерлекнең һәм хезмәт дисциплинасының тиешле дәрәҗәдә булуы кирәк,- ди Илсур Саматович.

Район халкының полициягә карата ышанычы арта. Узган ел дәвамында гына да эчке эшләр бүлегенә төрле эчтәлектәге 1235 гариза һәм һәлакәтләр турында мәгълүматлар, хәбәр алына. "Кайнар эз" буенча җинаятьләрне ачуда беркадәр алга китеш бар. Барлык җинаятьләрне ачу 81,2 процентны тәшкил итә. Район территориясендәге криминоген хәлне тотрыклы санасак та, кайбер төрдәге җинаятләрнең аз гына артуы күзәтелә. 2011 елда 115 җинаять эше теркәлгән, ә аңа кадәрге елда ул күрсәткеч 110 булган. Авыр һәм аеруча авыр төрдәге җинаятьләр дә арткан. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов: "Җинаятьчелеккә каршы корал белән генә көрәшергә түгел, ә урыннарда профилактика эшен дә яхшыртырга кирәк. Бигрәк тә участоклардагы полиция вәкилләренә зур җаваплылык йөкләнә, әлеге хезмәтне чын-чынлап башкарган урыннарда тәртип тә башкача. Эчке эшләр министрлыгында исемнәр генә үзгәртелмәде, кайбер яңа законнар да барлыкка килде. Сез турыдан-туры халык белән, ә халык сезнең белән эшли. Районда ялган аракы сату белән дә киң масштаблы, кискен көрәш алып барырга кирәк, наркотиклар куллану очраклары теркәлмәсә дә, контрольне йомшартырга ярамый",- диде Тимур Нагуманов шулай ук, районның мөһим объектларында эчке һәм тышкы күзәтү өчен видеокамералар булдыруны максат итеп куйды. Район үзәгенең төзеклеген саклау, яңа салынган асфальт урамнарда машиналарның тизлек режимын үтәүләрен һәм җәяүлеләрнең имин йөрүләрен тәэмин итәргә кирәклекне әйтте.

Реклама

Чыннан да, 2011 елда шәхси хуҗалыктан законсыз спиртлы эчемлекләр сатуның ике очрагы ачыкланган, аларның икесе дә суд тарафыннан хөкемгә тартылган. Законсыз алкоголь продукциясе сатуда хокук бозуның 31 очрагы теркәлгән һәм 175 (!) литр спиртлы эчемлек алынган. Район прокуроры Алмаз Әхмәтшинның да хокук саклаучыларга тәкъдимнәре күп булды. Бигрәк тә ул тикшерүчеләр эшен тәнкыйть итте.

-Ату коралына ия булу документы табиблар рөхсәтеннән башка бирелергә тиеш түгел,- ди Алмаз Идрисович. "Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан срок тутырып кайтучылар белән дә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк",- дип басым ясады ул.

Хокук саклаучылар киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле, полиция полковнигы Владимир Блохин катнашты һәм бүлекнең эшенә тулы анализ ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт