Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәчетнең 20 еллыгы билгеләп үтелде

Иске Чүпрәле авылы мәчетенең 20 еллыгын билгеләү бу авылда дин йорты 20 ел элек кенә эшли башлаган дигән сүз түгел. Райондашлар, иске мәчетнең балалар китапханәсе янында урнашуын әле хәтерлиләрдер. Ә менә яңа, мәһабәт биналы, таш манаралы мәчет калыкканга, аннан беренче азан тавышлары яңгырый башлаганга нәкъ менә 20 ел үткән.

Әлеге датаны билгеләп Аллаһ (с.г.в.) ризалыгы өчен корбаннар чалынды. Корбаннар "Татавтодор" җәмгыятенең Иске Чүпрәле филиалы, "Чүпрәле-Азык", район кулланучылар җәмгыяте, 90 номерлы һөнәри училище җитәкчеләре, шәхси эшмәкәр Ренат Бикмухаметов, Иске Чүпрәле мәчете, Әмир ага Аббазов, Мөслимә апа Хәйруллина исеменнән чалынды. Өстәлләрне сый-нигъмәтләр белән тулыландыруга, корбан хуҗаларыннан тыш, эшмәкәр Мөшәрәповлар да үз өлешләрен керткән иде.

Мәчетнең 20 еллыгын билгеләргә дип район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мөхтәсиб Фәһим Әхмәтҗанов, районның төрле оешма, предприятиеләре җитәкчеләре, тирә-як өлкә, Иске Чүпрәле районы авыллары мәчетләренең имамнары, мәхәллә халкы килгән иде.

Район башлыгы Александр Шадриков тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Әмир хаҗига чалма бедән чапан бүләк итте, мәчеткә дә истәлекле бүләк белән котлау тексты тапшырды. Котлау текстында "Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Күптөрле дин тотып яшәүче илебез халыкларына дини ихтыяҗларын тулы куәтенә канәгатьләндереп яши алу мөмкинлеге тудырылуга да егерме еллап вакыт үтеп китте. Шул чор эчендә районыбызда гына да ел саен диярлек яңадан-яңа мәчетләр төзелеп дин тотучыларның файдалануына тапшырылды. Бүгенге көндә безнең Чүпрәле районында 25 мәчеттә һәркөнне биш мәртәбә намазга чакырып изге азан тавышлары яңгырап тора.

Реклама

Безнең буын халкына Яңа Россия тарихында моңарчы күрелмәгән миссия үтәргә - мәчет һәм храмнар төзергә мөмкинлек бирелде. Диннәрне җәмгыятебездә тоткан урынына кайтарырга җай чыкты.

Илебез халыклары тота торган диннәрнең барысы дә, шул исәптән ислам дине дә, кешене шәхес буларак көнкүрешендә әдәпле, эш урыныда тәртипле, җәмгыятебездә гуманистик идеаллар белән яшәргә өнди. Кадерле райондашлар, мөселман кардәшләребез Иске Чүпрәле авылының баш мәчете төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан һәрбер мөэмин-мөселманны да ихласымнан котлыйм. Барыгызга да гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар, иман байлыгы телим",-диелгән.

Иске Чүпрәле авылының имам-хатибы, Әмир хаҗи Аббазов сүз алып мәчетнең фәкать изге күңелле бәндәләрнең ярдәм итүләре бәрабәренә яшәвен билгеләп үтте. Ул аларның һәрберсен, мәчет төзелешеннән алып бүгенге көнгә кадәр мәчет тормышы белән кызыксынып торучыларның исемнәрен атады, рәхмәтен белдерде.

Тантанада Бангладештан килгән имам да, Иске Чүпрәле мәдрәсәсендә белем алучы шәкерт тә һәм башкалар да Коръәннән аятьләр укыдылар. Өстәл артында да догалар укылды, вәгазьләр сөйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев