Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Мәүлидин-Нәби бәйрәме"н зурлап

5 февраль көнне район авыллары имам - хатиблары белән булган очрашуда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Рәсүль әгъзам (салаллаһу галәйхи вә сәллам): "Кем дә кем мине ярата, шул җәннәттә үзем белән бергә булыр",-дигән хәдисне алтын урталык итте. Мөбарәк мәүлид аен республикабыз мөселманнары зурлап каршы алды.

Мөфти Тәтеш, Апас, Буа якларында мәүлид ашларында булып, Чүпрәледәге дин кардәшләребезне дә шушы олуг бәйрәм белән котларга килгән. Аның белән бергә ТР Президент аппаратының дини берләшмәләр белән эшләү бүлеге начальнигы Марат Гатин да килгән иде.

Илдус хәзрәт мәүлид мәҗлесләре үткәрелгән җирдә Пәйгамбәребезның рухы пәйда булуын, Аллаһының бәрәкәте, тынычлык иңүен әйтте. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның һәм хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, акыл белән идарә итә белүе нәтиҗәсендә республикабызда тотрыклылык булуына басым ясады. Аллаһының рәхмәтендә булсак, киләчәк көннәребезнең дә матур булачагына ышаныч белдерде. Республикабыздагы 11 мәдрәсә укытучыларына коммуналь чыгымнарына түләүдә ташламалар булачагын әйтте.

Реклама

Марат Гатин бүгенге имамнарның халык белән бердәмлеген, эшли белүләрен хуплады. Динебезне киләчәк буыннарга җиткерүдә аларның үтемле сүзләре кирәклеген искәртте. Мәүлид ае җыенында Илдус хәзрәт Фәиз мәүлид салаваты укып, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам рухына һәм районыбыз халкының мул тормышта, иман белән яшәвен теләп дога кылдырды.

Районда дин эшләренең Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте буенча алып барылуына куаныч белдереп, мөфти үз куллары белән район имамнары алдында районыбыз имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка шәһадәтнамә тапшырды. Аңа җавап итеп Фәһим хәзрәт эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җыенны йомгаклап, район башлыгы Тимур Нагуманов киләчәктә дә бер юнәлештә эшләячәкләренә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш

2
X