Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәскәү журналистлары Чүпрәледә

Эшмәкәрлекне җәелдерү, моның өчен аларга тиешле шартлар тудыру һәм һәръяклап ярдәм итү буенча Чүпрәле районы республикада лидерлар рәтендә бара.

Әйе, үзшөгыль һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта. Алар арасында хәзер нинди генә һөнәрлеләре юк. Халык ихтыяҗын канәгатьләндерүне беренче чиратка куйган эшмәкәрләр район бюджетын тулыландыруга да зур өлеш кертәләр. Аларның эшчәнлекләрен, тәҗрибәләрен, эш алымнарын өйрәнү һәм Россиянең башка төбәкләренә дә җиткерүне күзаллап, шушы көннәрдә Мәскәү шәһәрендә нәшер ителүче "Эксперт" җурналистлары Игорь Воронин белән Алексей Макаркин безнең районга килгәннәр иде. Әлеге журнал Россиядә иң абруйлы басмалардан санала. Ул РФның Үзәк Банкы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, кыйммәтле кәгазьләр буенча Федераль комиссиясе, Россия банклары ассоциациясе, Тын океан регионы банклары Конгрессы һәм Россиянең биография институты үткәргән төрле конкурсларның "бизнес-пресса" номинациясендә күп мәртәбә җиңү яулаган.

-Безнең бөтен белемебез һәм тәҗрибәбез хәзерге заман икътисады һәм бизнесы буенча Россия компанияләрен үстерүдә һәм ориентлашуда булышуга юнәлдерелә,-ди журналист Игорь Воронин.

Реклама

Бүгенге көндә эшмәкәрлекнең авылларны саклап калуда төп юнәлешләрнең берсе булуы да билгеле. Шуңа да Мәскәү коллегаларыбыз район башлыгы Александр Шадриков белән очрашкач, бергәләшеп 90 номерлы һөнәри училищеда яшьләрнең инновацион үзәген карадылар. Аннан соң алар эшмәкәрләр Надир Мөшәрәповның Яңа Чүпрәле авылында эшләп торучы икмәк пешерү цехын, Касыйм Зартдиновның эретеп ябыштыру алачыгын, җәяүле тротуар өчен плитәләр ясаучы Илмир Айметдинов,Татар Бизнәсе авылында яшәүче Айрат Хәлилов, Иске Чүпрәледә Петр Осипов, Яңа Элмәледә һәм Иске Чокалы авылларындагы крестьян-фермер хуҗалыкларын җитәкләүче Амосов һәм Хисамовның эшчәнлеге белән таныштылар. Өч көн дәвамында алар районның башка эшмәкәрләре янында да булдылар, мәгълүматлар тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылда эшмәкәрлек