Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәңгелек утка баш иделәр

22 июнь - сугыш мәхшәрен үтеп үз күзләре белән күргән, яу кырларында башын салган миллионлаган солдатларның балалары, оныклары өчен Хәтер һәм кайгы көне. Шушы уңайдан район үзәгендәге Дан монументы янына хакимият һәм хезмәт коллективлары вәкилләре веноклар куйдылар.

Әйе, бу сугыш әйтеп бетергесез кайгы китерде, күпме кешенең язмышын сындырды, йөрәкләребездә мәңге төзәлмәс яра калдырды. Илне саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелде. Совет солдатларының һәм офицерларның батырлыгына карамый, дошманны беренче көннәрдә һәм айларда ук туктатырга мөмкин булмады.Әмма 1941 елда ук инде Германия генералитеты тарафыннан уйланылган "яшен тизлегендәге җиңү" планы Мәскәү янында җимерелде. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Тула, Смоленск һәм Мурманск янындагы каты бәрелешләрне һәм совет солдатларының батырлыгын тарих беркайчанда онытмас. - Сугышны үткән солдатлар һәм тыл ветераннары! Без сезнең алда башыбызны иябез. Үткәннәрне хәтерләми торып киләчәк төзеп булмый. Тарихи хәтерне саклау, үткәннәргә объектив бәя бирү- теләсә кайсы буын вәкилләре алдында да мөһим бурычларның берсе булыр,- диде әлеге көн уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән митингта ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июнь хәтер һәм кайгы көне