Мал-туар өчен шифаханә
Беренче мөмкинлек булу, ягъни көннәр җылыту, төнге температура 7-8 градустан түбән төшми башлауга ук "Цильна" җәмгыятендә мал-туарны җәйләүгә чыгардылар.
-Дөрес, сыерлар, таналар көтүе бездә гел абзарларда гына тотылмый, салам ташып куелган кардаларга кышын да йөртелә. Ә бүгенге көн, малларның кырга чыгарылуын, алар өчен шифаханәгә тиңләр идем,-ди "Цильна" җитәкчесе Барис Гафуров.
Алардан өйрәнеләсе эш тәҗрибәсе дә моның белән генә чикләнми. Әлеге хуҗалыкта шушы җәйләү тирә-әйләнәсендә 260 гектар күләмендә күпьеллык үлән чәчелгән. Моңа карата да үз фикере алдынгы хуҗалык җитәкчесенең.
-Элеккерәк терлеккә 30-40 трактор арбасы яшел азык кайтарыла иде шушы кардага. Кырда махсус техника эшләтә идек. Тирә-юньдә күпьеллык үлән чәчүлеге булдырып, бу проблеманы хәл иттек. Хәзер көтүне шушы чәчүлектә йөртәбез, әмма участокларга бүлеп алып,-ди ул. -Артып калганын печәнгә алабыз.
Тәҗрибәле җитәкче сүзләренә караганда, карда тирәләренә берьеллык, арпа кебек көпшәле культуралар чәчүнең әһәмияте әллә ни юк икән, чөнки мал-туар аны ике көннән ары яратып ашамый. Ә күпьеллык үлән җәй нинди килсә дә, сусыллыгын саклый, яңгырларда егылмый.
"Цильна" тәҗрибәсен районның башка хуҗалыкларына да кулланышка кертергә кирәклеге семинар-киңәшмә ясап күрсәтелде. Әлеге киңәшмәгә авыл хуҗалыгының төрле милекчелеккә караган җәмгыятьләре җитәкчеләреннән кала, тагын терлекчелек белгечләре, зооветеринария службалары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов авыл хуҗалыгындагы бүгенге бурычлар, район ветеринария службасы җитәкчесе Марс Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов, ясалма орлыкландыру станциясе җитәкчесе Закирҗан Буркеев мал-туарны җәйләүгә чыгару алдыннан ниләр эшләргә кирәклеге, кардаларның санитар торышы нинди булырга тиешлеге, мул продукция алу өчен эшләнергә тиешле эшләр турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев