Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләрдә чыңлый соңгы кыңгырау

25 май көнне район белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел 11 сыныйфны районда-230, 9 сыйныфны-339, ә Татарстанда 19622 укучы мәктәпне тәмамлаячак. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән районның чыгарылыш сыйныф укучыларын Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков котлады.

Котлауда:

-Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Мәктәпне тәмамлап чыгу-кеше тормышында була торган мөһим бер вакыйга ул. Балачак, үсмерчак еллары артта калып, укытучы-тәрбияче, әти-әнидән аерылып, зур тормышка аяк басу чоры дип бәя бирәбез бу вакыйгага. Әйе, тормыш киңлекләре үзенең төрле төсләргә бай мизгелләре белән сезне көтә. Алда күтәрелешләр дә, кискен борылышлар да күп булыр. Тик ни генә булмасын, кеше үзенең кече ватаны белән нык бәйләнгән-кайда гына йөрсәгез, укысагыз, эшләсәгез дә сез Чүпрәле кешесе булып калачаксыз. Оныт-магыз, туган ягыбызны матурлау, данлау өлешчә сездән дә тора. Мин ышанам, күңелләрегездә туган җирегезгә карата хөрмәт яшәр, һөнәри осталар, югары белемле белгечләр булып туган ягыбызны тырыш хезмәтегез белән бизәр өчен Чүпрәлегә әйләнеп кайтырсыз дип. Хәерле юллар, бәхетле киләчәк сезгә!-диелгән.

"Соңгы кыңгырау"ның кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына күңелләрендә яңартмый, белем дөньясына алып кергән укытучыларын, сыйныфташларын сагынып искә алмый икән?! Әйе, әлеге мизгелләр гомер дәвамында һәркемне озата бара. Шуңа да һәр мәктәптә әлеге тантаналы көндә аеруча җанлылык хөкем сөрә, укытучыларга рәхмәтләр әйтелә, мөстәкыйль тормышка хәер-фатихалар алына.

Реклама

Хәер, бүгенге чыгарылыш сыйныф укучысының әлеге хис-кичерешләр чолгавында бөтерелер вакыты бик кысан. Бәйрәм үтү белән 9 һәм 11 сыйныфлар дәүләт аттестацияләве һәм бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга керешәчәкләр.

Унберенчеләр өчен быел бердәм дәүләт имтиханнары 27 майдан башланып 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сынауларның өстәмә көннәре исә 21-27 июньгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау