Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләр төзекләндерелә

Татарстанда белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы 2011 елда кабул ителгән иде. Шуннан соң республиканың 150 гә якын мәктәбендә төзекләндерү үткәрелде дә инде. Былтыр районыбызның Марс урта мәктәбендә 6,5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Биш ел эчендә республикадагы 800 мәктәп бинасына 12 миллиард сумнан артык күләмдә капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Хәзерге вакытта районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали һәм Яңа Чокалы белем бирү учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре бара. Шушы максаттан республика 18 миллион сумга якын акча бүлеп бирә.

- Район мәктәпләрен төзекләндерүгә май башларында ук керешкән идек. Әлеге программа бик урынлы һәм мөһим. Чөнки районда 30 елдан да элегрәк төзелгән мәктәпләр күп. Мөмкинлек булса, алдагы елларда Городище, Матак һәм Яңа Элмәле авылларындагы уку учреждениеләренә дә төзекләндерү үткәрергә уйлыйбыз,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Хәлиуллов. Быелгы программага кертелгән мәктәпләрнең һәркайсында диярлек түшәм ябу, ишек-тәрәзә, идән алмаштыру, бинаның нигезен ныгыту, җылыту системасын яңарту һәм эчтәге электр челтәрен алмаштыру кебек эшләр беренче чиратка куела. Алешкин-Саплык урта мәктәбе бинасында төзекләндерү эшләрен Буаның җаваплылыгы чикләнгән "Созидатель" җәмгыяте башкара. План буенча билгеләнгән эшләрнең якынча 50 проценты төгәлләнеп тә килә. Электрчылар бригадиры Владимир Кудрявцевның әйтүенә караганда, шушы көннәрдә бинаның беренче катында эшне тәмамларга уйлыйлар. Фәнил Кәримов, Анатолий Романов һәм Владимир Медов билгеләнгән графикны узып эшлиләр. Штукатурчылардан Ольга Михайлова, Мария Симуллина, Сергей Кочуров, Татьяна һәм Лариса Кудрявцеваларның да куллары артыннан күз иярми.

-Төзүчеләр эшеннән без бик канәгать, тиз дә, сыйфатлы да эшлиләр. Ике мең квадрат мәйданлы түбәне дә күз ачып йомганчы профнастил белән каплап куйдылар. Август ае ахырларында мәктәбебезнең 110 еллык юбилеен да билгеләп үтмәкче идек. Кунаклар каршылау өчен бинаның матур, төзек булуы да кирәк,-ди мәктәп директоры Әнвәр Җамалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт программасы