Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәхәббәт һәм тугрылык белән озын гомер юллары кичеп

8 июль - Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында район ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән, үрнәк гаиләләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәләре бик зур мәгънәгә ия. Тормышның асылы да нәкъ әлеге өч төшенчәдән гыйбарәт ич. Бәйрәмнең символы исә- ромашка чәчәге. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

1958, 1963 ел алар өчен иң истәлеклеләрнең берсе... ЗАГС бүлегенә чакырылган Иске Xүпрәле авылыннан Җәвәрия һәм Фиркать Ихсановлар, Иске Ишле авылыннан Әнисә һәм Җәүдәт Алиулловлар, Яңа Кәкерле авылыннан Дидәрә һәм Зәкиулла Сибгатуллиннар, Иске Шәйморза авылыннан Мөнирә һәм Тимерша Гиззатуллиннар, Городище авылыннан Ольга һәм Алексей Кадуковлар, Кече Убидан Ольга һәм Агафон Молгачевлар, Яңа Шигалидан Зинаида һәм Николай Черновлар шушы елларда гомер сукмакларын бергә бәйләп, шушы сукмак аша бер-берсенә ныклы таяныч булып, хөрмәтләп, гомер дәвамынча бәхетле картлыкның үрләренә тигез атлап киләләр.

Иңне-иңгә куеп, 50-55 елдан артык бергә яшәүче әлеге парларга чарада аерым игътибар күрсәтелде. Аларны котларга дип тантанага район башлыгы Александр Шадриков килде.

Реклама

-Гаилә- мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул һәрберебез өчен- ныклы йорт,ышанычыбыз, терәгебез. Сезнең үрнәк тормыш итүегез, илебезне үстерүгә керткән өлешегез ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек. Рухи, әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм буыннарның тарихи бәйләнешен саклап гомер итүегез үрнәк итеп куярлык. Алда да исәнлектә, балалар һәм оныклар игелегендә гомер кичереп яшәгез,-диде район башлыгы юбилярларны котлап һәм Алтын туйларын билгеләп үтүче Ихсановларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.

Үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларга изге теләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм ЗАГС җитәкчесе Гөлсирә Галлямова ирештерде. Әлеге гаиләләргә "Озын гомерлелек" сертификатлары тапшырылды.

Залга җыелган парлар тату гомер итүнең серләрен ачып, иң мөһиме-бер-береңә ихтирам белән карарга кирәклеген ассызыкладылар. Шулай була калганда, гаилә нигезе нык һәм тату булачак, диделәр. Бу көнне юбиляр гаиләләр хөрмәтенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне