Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Лизинг-грант” старт алды

Республикада барлыгы 164 мең кеше кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әмма моны тулы һәм нәтиҗәле күрсәткечләр дип атап булмый, бу өлкәдә эшлисе эшләр тагын да күп әле.

Әлеге хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов әйтеп үтте.

Республикада менә берничә ел дәвамында инде кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшләп килә. Агымдагы елда да мондый төр программаларның чираттагысы 2 июльдән старт алды. Дәүләт ярдәмнәре (грантлар) яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләргә дә, инде үзләрен күрсәтергә өлгергәннәргә дә биреләчәк.

Шулай итеп, Федераль бюджеттан Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү юнәлешенә быел 585 миллион сумлык ярдәм каралган. Программабуенча эшмәкәрләргә тиячәк ярдәм исә 1,7 млрд. сумны тәшкил итәчәк.

Ленар Якупов әйтүенчә, әлеге суммага шулай ук, "Социаль бизнес", яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү, "Инновацияләрне тормышка ашыру", промышленность мәйданнары резидентларын суб-сидияләү һ.б. программаларны тәэмин итү дә каралган.

Агымдагы елда "Лизинг-грант" программасына шактый үзгәрешләр кертелгән. Ул ике өлешкә бүленгән: "Лизинг-старт" һәм "Лизинг-өстенлек".

Бер сүз белән әйткәндә, үз эшен яңа гына башлаучыларга лизинг суммасында каралган 40 процентны кире кайтарырга мөмкиннәр, әмма бу 1 млн. сумнан арт-маска тиеш. Монысы программаның беренче өлешендә каралган. Ә инде икенче өлеше-берничә ел дәвамында әйбәт кенә эшләп килүче эшмәкәрләр өчен. Программаның юнәлеше атамасы нигезендә биредә шактый гына өстенлекләр дә тәкъдим ителгән. Аның ярдәмендә эшмәкәрләр 50дән азрак кешене эш белән тәэмин итә икән ул 3 млн. сумга дәгъва итә ала, ә инде 50 дән артык кешене эш белән тәэмин итсә, программа буенча 10 млн. сум ярдәм ала. Әмма бу ярдәмнәр лизинг килешүендәге сумманың 30 процентыннан арта алмый.

"Лизинг-грант" программасындагы үзгәрешләрнең калган өлеше аның документлар җыелмасын тутыру, шулай ук таләп ителә торган бизнес-план формасын әзерләү өлешенә кагылачак. Башлыча әлеге тәртип башка еллардагыга караганда күпкә җиңеләйгән. Аннан эшмәкәрләр документларның һәм проектларның торышын интернет аша күзәтеп бара алачаклар. Документларны исә кабул итә башладылар инде, ул 2 августка кадәр дәвам итә. Документларны электрон формада да тапшырырга мөмкин.

Башка төр юнәлеш-ләрне дә үз эченә алган әлеге өстенлекле проектның "Социаль бизнес" юнәлеше буенча шөгыльләнергә теләүче эшмәкәрләрнең исәп-хисап счетына 600 мең сум акча күчәчәк. Әлеге юнәлештә эшчәнлекне халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өлкәсе, мәсәлән, чәчтарашханә, гүзәллек салоны ачуга, гомумән, көнкүреш һәм социаль хезмәтләр тәкъдим итү белән бәйләргә мөмкин.

Республика күләмендә агымдагы елдан яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә дә зур игътибар биреләчәк. Программа нигезендә дәүләт ярдәме 35 яшькәчә кадәргеләргә каралачак. Шулай ук, эшмәкәрлек юнәлешендә йөкләүчеләре (поручитель) булмаганнар өчен гарантия фонды эшли башлаячак һәм ул программа буенча залог куеп торуны үз өстенә алачак.

Күрәсез, агымдагы елда да "Лизинг-грант" программасы шактый күпкырлы һәм файдалы булачак. Программада катнашырга теләүчеләр тулырак аңлатманы район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән ала алалар, телефоннар: 2-25-50, 2-26-94.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек