Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленин һәм Октябрьский урамнары юллы булды

Зур Аксу районда борынгы һәм зур авылларның берсе. Биредә 300гә якын хуҗалык бар.

Районга хас юллар белән бәйле проблема Зур Аксу авылын да читләтеп үтмәгән. Әмма биредә яшәүче халык авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә проблеманы чишәргә алынган. Һәм халык тырышлыгы белән Ленин һәм Октябрьский урамнарына цеолит түшәлеп, булачак юлга нигез салынган.

-Зур Аксу баткаклы урынга урнашканлыктан, яз-көз авыл урамнарына техника белән керешле түгел. Ә быел исә август аенда башланган яңгыр кара көзгәчә дәвам иткәнлектән, урамнарда транспортка гына түгел, кешеләргә дә йөрергә кыен иде. Ленин урамында яшәүчеләр исеменнән Петр Искандеровны, Александр Мускатиновны, Александр Унисковны, Григорий Айкинны, Октябрьский урамында яшәүчеләр исеменнән Александр Пайзены, Владимир Мирзоткинны, Валерий Енчуковны берләштергән инициатива төркемнәре авыл җирлегенә килеп, урамнарга юл күтәрү кирәклеге тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр һәм халыкның да ярдәм итәргә әзерлеген белдерделәр,-дип сөйли бу уңайдан Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов.

Аннан соң Ленин һәм Октябрьский урамнарында яшәүче халык өчен җыен үткәрәләр. Җыенда халык бердәм булып, юл ясауда һәр хуҗалыкның үз өлешен кертәчәге хакында килешәләр. Ленин урамында яшәүчеләр 5000әр сум күләмендә акча тапшыра, барлыгы 210 мең сум акча җыйнала. Район җитәкчелеге дә читтә калмый. Район бюджетыннан өстәмә рәвештә юл ясауга 100 мең сум акчалата ярдәм бирелә.

Параллель рәвештә Октябрьский урамында яшәүчеләрдән дә 30000 сум күләмендә акча җыйнала. Әлеге суммага өстәп, сөт җыючы эшмәкәр Денис Дубанов 20000 сум күләмендә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Ноябрь ахырларында әлеге ике урамга да Городище авылындагы карьердан циолит ташып, 0,5 метр биеклектә юл полотнасын күтәрәләр.

-Безгә "КамАЗ" автомобильләре, грейдер, экскаватор белән ярдәм итүче "Фламинго" оешмасы җитәкчесе Альфред Низамовка, шәхси эшмәкәр Марат Камалетдиновка, район башлыгы Александр Шадриковка, юл төзелешендә актив катнашучы Ленин һәм Октябрьский урамнарында яшәүче халыкка, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында "К-700" тракторын идарә итүче Николай Пайзега олы рәхмәтлемен,-ди Алексей Храмов.

Барлык халык һәм "Фламинго" оешмасы ярдәме белән Ленин урамында 1,5 км, Октябрьский урамында 900 метр озынлыктагы юл полотнасы күтәрелә.

Реклама

Анастасия Айкина, пенсионерка:

-Мин бик шатмын безнең урамда шундый яхшы юл булуына. Көз аенда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә урамыбызга аяк басарлык түгел иде. Бездән берничә йорт аша гына яшәүче балаларым янына да өч ай буена бара алмадым хәтта. Улым Валера яңа машина сатып алган иде, юл ясалганчыга кадәр аны миңа күрсәтер өчен өебез янына керә алганы булмады. Хәзер менә машинасы белән рәхәтләнеп авыл урамында йөри. Урамдашларыма, район, авыл җитәкчелегенә рәхмәт.

Ольга һәм Виктор Тякуновлар (пенсионерлар):

-Без өлкәннәр өчен бик уңайлы булды. Хәзер рәхәтләнеп бер-беребезгә кунакка йөрешә алабыз. Бик кирәк иде бу юл безгә. Рәхмәттән башка сүзебез юк.

Виктор Мускатинов, ("Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы хезмәткәре):

Сер түгел, бу елны авыл урамнарына техника гына түгел, хәтта мал-туар да керешле түгел иде. Терлекләр дә, без дә балчык ерып йөрдек. Хәзер менә рәхәтләнеп йөрерлек юлыбыз булды. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә инде, безнең кебек авыллар ил буенча күп бит, аларның һәркайсына хөкүмәт тә ярдәм итеп бетерә алмый. Аннан соң безнең үрнәктә башка урамнарда яшәүчеләр дә шундый ук теләк белдерделәр.

-Юлны әле тагын тигезлисе бар бераз. Икенче елга да планнарыбыз зурдан. Авыл урамнарын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез,-ди Алексей Храмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар ничек яшисең авыл?