Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күпфункцияле үзәктә бердәм тәрәзә эшли башлады

Районның теркәү палатасы, техник инвентарьлаштыру бюросы һәм Россреестр идарәсенең Чүпрәле бүлекчәсе, район мәгариф бүлеге, нотариаль контора урнашкан бина-күпфункцияле үзәк үзенең эшчәнлеген 2012 елда ук башлап җибәргән иде. Мондый үзәкләр халыкка төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтү, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның санын киметү, хезмәт күрсәтүнең вакытын кыскарту, коррупциягә, арадашчылар...

Сүз дә юк, күчемсез милек, җирләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә бер кочак кәгазь күтәреп, әллә ничә мәртәбә шушы оешмалар бусагасын таптау авыл кешесенең дә, район үзәгендә яки башка җирләрдә яшәүченең дә сабырлыгын күп сынады. Хәзер аларның барысының да бер бинада башкарылуы күпләр өчен уңайлыклар тудыра.

Үзәктә эш "бердәм кабул итү тәрәзәсе" принцибында оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, авыл кешесе күп инстанцияләр бусагасын таптамыйча, күпфункцияле үзәккә генә килсә дә үзенә кирәкле ярдәмне ала алачак. Кайсы службаның кайсы көнне шушы үзәктә хезмәт күрсәтүенә генә игътибар итәргә кирәк. Сезнең игътибарга эш графигын тәкъдим итәбез: Дүшәмбе көнне район халкын башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлеге, сишәмбе көнне - социаль иминият фонды һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, чәршәмбе көнне- башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлеге һәм республика буенча 8 номерлы районара салым хезмәте, пәнҗешәмбе көнне - федераль миграция хезмәте (паспорт өстәле) һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, җомга көнне - район пенсия фонды идарәсе һәм башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлеге сезне күпфункцияле үзәктә кабул итә.

Кабул итү барышында халыкка кирәкле беренчел ярдәмнәр күрсәтеләчәк. Мәсәлән, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге -ЗАГС таныклыкларны кабатлап бирү, язылышуга гариза алу, һ.б; район халкын башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлеге- төзелешкә рөхсәт, биналарның кулланылу төрен үзгәртү, торакка мохтаҗ гражданнарны исәпкә бастыру; миграция хезмәте-паспортны алмаштыру; пенсия идарәсе фонды-пенсия мәсьәләләрен хәл итү һәм башка төр документлар кабул итәчәк һәм караячак.

Егор Тарнавский, күпфунцияле үзәк директоры:

-Күпфункцияле үзәк район халкына тагын да сыйфатлы хезмәт күрсәтер, бигрәк тә, авылларда яшәүчеләрнең мәшәкатьләрен җиңеләйтер, дип ышандырасы килә. Әйтик, шул ук, җир кәгазьләре белән эш йөрткәндә, әлеге "бердәм кабул итү тәрәзәсе"нә килеп, пенсия мәсьәләләрен дә бер үк вакытта хәл итеп китә ала. Күпфункцияле үзәк Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп функциональле үзәкләр