Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп функцияле үзәк төзелә

Район үзәгендә ак кирпечтән төзелгән ике катлы бина моннан нәкъ кырык ел элек файдалануга тапшырылган иде. Ул вакытта аны авыллардан килеп Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучылар өчен тулай торак итеп файдаландылар.

Еллар үтү белән аның максатчанлыгы да үзгәрде. Ниһаять, район җитәкчелеге әлеге бинаны капиталь төзекләндереп күп функцияле үзәк ясарга ниятләде. Хәзерге вакытта анда зур эшләр башкарыла. Җаваплылыгы чикләнгән "Созидатель" җәмгыяте төзүчеләре түбә ябу эшләрен тәмамладылар, аларның әйтүләренә караганда ишек-тәрәзә кую һәм эчке эшләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әле. "Күп функцияле" сүзе шуннан гыйбарәт, биредә җир һәм мөлкәт мәсьәләләрен, икенче төрле әйткәндә аларны сату-алу һәм көндәлектә еш очрый торган теркәү кебек мөһим эшләрне шушы бина эченнән чыкмый гына хәл итү мөмкинлеге булдырылачак. Димәк, әлеге үзәкне файдалануга тапшыру - халыкка уңайлыклар тудыру максатында ясалган тагын бер адым. Төзүчеләр белән берүк вакытта электрчылар да үз эшләрен башлап җибәрделәр. Бу җаваплы хезмәтне Владимир Кудрявцев һәм Фәнил Кәримов кебек осталар башкара. Моңарчы алар район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә биш километрга якын озынлыкта электр үткәргеч суздылар, Түбән Каракитә авылындагы урта мәктәптә, балалар бакчасында һәм фелъдшер-акушерлык пунктында эшләделәр.

-Бинаны җылыткычлар белән тышлаганчы яшен тоткыч урнаштырып калдырырга ниятлибез,- диләр егетләр (рәсемдә).

Төзелеш темасына килгәндә, райондашларыбызны тагын бер шатлыклы яңалык көтә. Ул да булса район үзәгендә төзелеп килүче бассейн объкты ел ахырындарак беренче "клиент"ларын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп функциональле үзәкләр