Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңел җылысы белән

1 декабрьдән инвалидлар декадасы башланды. Бу дөньяга кемнең дә ким кеше булып туасы килмидер. Әмма, нишлисең, шундый язмышлы кешеләр булгач, бөтен яктан камил булган кешеләргә аларны аңларга һәм һәръяклап ярдәм итәргә тырышырга кала.

Районда бүгенге көнгә 2515 кеше инвалид буларак теркәлгән. Шуларның 123е балалар. Әлеге язмыш тарафыннан кыерсытылганнар арасында хәрәкәт итүдән мәхрүм булганнары, ягъни инвалид креслосында гына хәрәкәт итә алучы 70 кеше бар. Шундый балалар исә 13әү. Әйтергә кирәк, ил, республика күләмендә дә, шулай ук районда да аларның хәлләрен уңай якка үзгәртү өчен күп төрле эшләр башкарыла. "Мөмкинлекле мохит" программасы кысаларында, мәсәлән, район үзәк хастаханәсе һәр инвалид үтеп керә алырлык хәлгә китерелде. Палаталар, бәдрәф бүлмәләрендә уңайлыклар тудырылып, ашыгыч чакыру төймәләре белән җиһазландырылды. Район халкын социаль яклау идарәсе җитәкчесе Антонина Хәлилова әйтүенчә, шушы көннәрдә инвалидлар яшәүче күпкатлы йортлар подъездларында да пандуслар төзелеп бетү алдында.

Һәр ел саен үткәрелеп килүче яңа ел бәйрәмнәрен, төрле конкурс, чараларны да бу катлам кешеләрен күбрәк аралашуга тарту дип аңлау кирәктер. Шушы көннәрдә генә башкарма комитет бинасында шимбә киңәшмәсенә килүче җитәкчеләргә инвалидлар тарафыннан башкарылган кул эшләрен сатып алу тәкъдим ителде (рәсемдә). Күзләр, күңел сокланырлык, тормышта кирәк булырдай нинди генә әйберләр ясамыйлар алар. Аннан җыелган сумнар әлләни күп тә түгелдер бәлкем, әмма күңел җылысы, игътибар чагыштыргысыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге