Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп балалы Козловлар яңа өйле булдылар

Кече Уби авылында гомер кичерүче Галина һәм Геннадий Козловлар гаиләсенә район үзәгендә төзелгән яңа өй ачкычын тапшырдылар. Гомуми мәйданы 125 кв.метрны тәшкил иткән өйне алар кызлары туена бүләк буларак кабул иттеләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, республикада торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр дәүләттән субсидия алырга хокуклы.

Козловлар-14 балалы гаилә. Шуларның тугызы кыз, бишесе ир бала. Иң олы балаларына 30 яшь булса, иң кечесе сигез яшен тутырган. Балаларның берничәсе үз тормышларын да корырга өлгергән, яннарында торучылардан бишесе мәктәп яшендәгеләр, икесе һөнәри техникумда белем ала, берсе эшли. Яңа өйнең ишекләрен ачып керәсе көннәрдә дә кызлары Екатеринаның туена мәш килеп әзерләнгән вакытлары иде аларның.

-Безгә сертификат кайтканны танышыбыз әйтте, алар үзләре дә биш балалы гаилә. Шулай итеп, сөенечле хәбәрне алардан ишеттек. Бик шатландык,-диләр Козловлар.

"Авырлыкларсыз тормыш алга бармый!"-шушы девиз астында көн күрәләр алар. Галина һәм Геннадий икесе дә гомере буе хезмәттә. Моннан 6-7 еллар элек гаилә башлыгының аягын кисәләр, бүгенге көндә ул инвалид, кул таякларыннан башка хәрәкәтләнә алмый. Әмма Геннадий беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән һәм шулай яшәвен дәвам итә. Ул балаларының һәркайсы турында яратып сөйли. Алай гына да түгел, Геннадий бүген җиде оныгының дәү әтисе дә әле. "Баланың баласы балдан татлы", дигәндәй, кәрәзле телефонына төшерелгән фотолардагы оныклары белән мактанып алды.

-Барысы да Аллаһының кушуы буенча. Тормыш иптәшем Галина һәм үзем дә ишле гаиләдә үстек. Ике гаиләдәге туганнарыбыз санынча үзебез дә 14 бала тудырдык. Аллага шөкер, барысы да акыллылар, ярдәмгә ашкынып торалар. Һәр эшне "Эх!" дигәнче эшләп тә куябыз,-ди гаилә башлыгы. Чыннан да, бердәмлектә көч- Козловлар күпләп терлек асрыйлар, бәрәңге, чөгендер үстерәләр.

Яңа өй искитмәле. Аның төзелешенә агымдагы елның апрель аенда старт бирелә. Барлык эшләрне Рамиль Хисамов җитәкчелегендәге "Коммуналь челтәрләр" район оешмасы башкарып чыга. Биредә өч йокы, кунак, аш-су, юыну, бүлмәләре бар.

-Хуҗаларның теләге буенча аерым чишенү, киемнәр урнаштыру бүлмәсе ясадык,-ди оешма җитәкчесе. -Барлык уңайлыклар булдырылды.

Козловларны тәбрикләргә район башлыгы Александр Шадриков та килде.

-Бүгенге заманада күпләр җөръәт итмәгән батырлыгыгыз күпләргә үрнәк булырлык. Балаларыгызның игелеген күреп, шушы йортта хәерле гомерләр кичерергә насыйп булсын,-дип теләкләрен ирештерде район башлыгы һәм яңа нигезне котлап тузан суырткыч бүләк итте.

P.S. Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту исемлегенә эләгү өчен балаларның әти-әниләре йортында төркәлгән булуы һәм 5 бала арасында иң өлкәненең балигъ булмавы һәм торакның искергән булуы шарт. Субсидия күләме гаиләнең бер әгъзасына билгеләнә торган социаль норманың федераль стандартыннан, ягъни бер кешегә 18 квадрат метрдан һәм бер квадрат метр өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында расланган бүгенге көндәге уртача бәядән чыгып билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев