Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге муллыктан өлеш

Үткән шимбә көнне базар территориясендә Өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә булып үтте. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агрофирмалар, 90 номерлы һөнәри училище, район кулланучылар җәмгыяте бу көнне арзанрак бәядән авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итте.

6 октябрьнең иртәсендә базар территориясендә инде алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Рәт-рәт булып тезелгән авыл хуҗалыгы машиналары янында зур җанлылык хөкем сөрде. Һәркем үзе теләгән продукцияне алу нияте белән шулар янында мәш килде. Кайбер әйберләрне шундук алып та бетерделәр, ярминкәгә соңгарак калып чыгучылар исә, товарның аз булганлыгыннан зарланып та алдылар. Иртә торган-уңган, дип юкка гына әйтмиләр шул. Тик шуңа да карамастан, оештыручылар икенче көнне дә продукцияләр сатуны дәвам итү бурычын куйдылар.

Бу көнне арпаны-5 сумнан, бодайны-6 сумнан, солыны-5 сумнан, борчакны 7 сумнан алырга мөмкин иде. Район кулланучылар җәмгыяте күпләп ярма, кондитер әйберләре, ипинең төрле сортларын тәкъдим итте. Соңгысы гына да күргәзмә-сату кысаларында, 16 төрле ассортиментта иде. Шулай ук, кәбестә, кишер, суган кебек һ.б. шундый яшелчәләрнең килограммы 8 сумнан иде.

Базарның икенче ягында-терлек азыгы, 100 кг.га кадәр тере авырлыгы-100 сумнан, 100 кг.нан артыгы-150 сумнан бозаулар сатылды. Бу көнне өлкәннәр Борындык тегермәнендә тарттырылган онны күпләп алды. 5 тонна он төяп килгән "КамАЗ" машинасы ярты сәгать эчендә бушап та куйды.

"Ак Барс-Чүпрәле", "Чүп-рәле-Азык" агрофирмалары, "Цильна" хуҗалыгы һәм башкалардан кала, ярминкәдә "Хисамов", "Даутов" кебек шәхси фермер хуҗалыклары да үз продукцияләрен алып килгәннәр иде. Иске Шәйморза авылыннан, 40 еллап умартачылык белән шөгыльләнүче Шәрәфетдиновлар 3 литрлы банкасын 1200 сумнан бал сатты.

Бу көнне район транспорт белән дә ярдәм итте. "Бердәм Россия" тамгасы төшерелгән киемнәр кигән социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрнең һәр адымына күзәтчелек итеп, гозерләрен яза бардылар.

Өлкәннәребезнең шулай ашыга-ашыга, җанланып ашлык, он, ярма сатып алуларына куанып куйдым. Димәк, киләчәккә өмет яши өлкәннәребез күңелендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көзге ярминкәләр