Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коррупциягә каршы бергәләп

Коррупциягә каршы торуда ММЧ белән җәмгыять институтларының бергәләп көрәшүен, җәмәгать контролен көчәйтү турында сүз алып барылды 20 апрельдә Югары Ослан районында булып узган зональ семинар-киңәшмәдә. Әлеге семинар-киңәшмәдә ТР Президенты аппаратының коррупциягә каршы сәясәте, муниципаль берәмлекләр каршында оештырылган Җәмгыять советы вәкилләре, район газетасы редакторлары катнашты. Семинар-киңәшмә эшен ТР Җәмгыять палатасының гражданлык...

Коррупциягә каршы торуда ММЧ белән җәмгыять институтларының бергәләп көрәшүен, җәмәгать контролен көчәйтү турында сүз алып барылды 20 апрельдә Югары Ослан районында булып узган зональ семинар-киңәшмәдә.

Әлеге семинар-киңәшмәдә ТР Президенты аппаратының коррупциягә каршы сәясәте, муниципаль берәмлекләр каршында оештырылган Җәмгыять советы вәкилләре, район газетасы редакторлары катнашты.

Семинар-киңәшмә эшен ТР Җәмгыять палатасының гражданлык институтларын үстерү буенча рәисе, ОАО "Татмедиа" ААҖ генераль директоры советнигы Владимир Шевчук җитәкләде. Фикер алышуларда ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча баш советнигы Салават Рәхимов, "ТР коррупциягә каршы комитет" региональ җәмәгать оешмасы җитәкчесе Марат Хафизов, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнаштылар. Чыгышлардан күренгәнчә дә, гомумән, тормыш үзеннән чыгып та коррупциягә каршы ялгыз көрәшеп булмаганы ассызыклана. Бу эштә дәүләт власте органнарының, хокук саклау структураларының һәм гражданлык институтларының бергәләп эшләве кирәк. Шулай ук, әлеге дәүләткүләм мәсьәләдә, массакүләм мәгълүмат чараларына да аерым бер роль туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев