Корбан гаете мөбарәк булсын!
Мөселманнарның изге, бөек бәйрәме уңаеннан район башлыгы Александр Шадриков котлау юллады:
-Хөрмәтле Чүпрәле районы мөселманнары!
Корбан гаете-күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә, авыруларга, бәла-казаларга юлыкканнарга, олы буын вәкилләренә, ятимнәргә, мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Аллаһы Тәгалә сезгә, гаиләгезгә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен. Гаилә бәхете, имин тормыш телим. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев