Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете җитә

15 октябрьдә иң зур бәйрәмебез-Корбан гаетен билгеләп үтәбез. Мөселман дин кардәшләребез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалачак, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак. Корбан чалу - Аллаһка якынаю дигәнне аңлата, шуңа да һәрбер мөселман бу изге гамәлне дөрес итеп, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып башкарырга...

-Быел район буенча 200гә якын корбан чалыначак. Бу бәйрәмнең беренче өч көнендә башкарылачак. Чалынган корбан итен өчкә бүлеп, бер өлешен ятим, мохтаҗларның күңелен күрү, аларга да бәйрәм шатлыгын ирештерү тиешле. Икенче өлешен туганнарга бирү, ә өченче өлеше белән, аш-су әзерләп, туганнар, дус-иш, күршеләр белән дустанә шартларда мәҗлес үткәрү, кунакка йөрешеп, дуслык, туганлык җепләрен, бердәмлекне ныгыту-күркәм гамәл. Әгәр дә ашка алдырырга мөмкинлек юк икән, корбан итен тулысынча ятимнәргә, мохтаҗларга таратырга кирәк,-ди Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир Аббазов.

Реклама

Корбан гаете алдыннан изге хаҗ сәфәренә дүрт райондашыбыз китте. Алар 5 октябрьдә юлга кузгалган иделәр, 20 көн сәфәрдә булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан гаете