Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете бәйрәме белән Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның котлавы

Изгелек бәйрәме белән!

Корбан бәйрәме-нигезендә изгелек, миһербанлык, якыннарың турында кайгырту кебек рухи кыйммәтләр яткан бөек бәйрәм,-диелә район башлыгы Александр Шадриковның Чүпрәле районы мөселманнарына бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә. - Корбан бәйрәме көннәрендә эшләнгән бер изге эш шундый меңләгән эшкә тиң.

Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. Коръән-Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.

Изге Корбан бәйрәме һәрбер йортка бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, үзара килешү һәм иминлек телим,- дип котлый.

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан гаете