Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кызамык "баш калкытмакчы"

Кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, 2011 ел ахыры-2012 ел башында Россия Федерациясендә кызамык (корь) авыруы буенча эпидемиологик хәлнең торышы шактый катлауланган. Күзәтүләр буенча, илдә авыруының 631 очрагы теркәлгән, шуның 411е үткән елның ноябрь-деакбрь айларына туры килә. РФдә 2012 елда гына инде...

Кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, 2011 ел ахыры-2012 ел башында Россия Федерациясендә кызамык (корь) авыруы буенча эпидемиологик хәлнең торышы шактый катлауланган. Күзәтүләр буенча, илдә авыруының 631 очрагы теркәлгән, шуның 411е үткән елның ноябрь-деакбрь айларына туры килә.

РФдә 2012 елда гына инде шундый 439 очракның булуы мәгълүм. Татарстанда исә соңгы тапкыр кызамык авыруының 2010 елда Үзбәкстаннан кертелгән очрагына тап булалар. Агымдагы ел исә бу яктан шактый катлаулы булырга күренә. Февраль-март ае дәвамында Казанда шәһәрендә генә кызамыкның 7 очрагын теркәгәннәр, шуның 2се балалар арасында. Бу уңайдан эпидемиологик чаралар үткәрелә.

Безнең районда бу яктан хәл тотрыклы дисәк тә була. Соңгы 15 ел дәвамында халык арасында кызамык белән авыраучылар булмаган диярлек. Әмма шул ук вакытта авыру "баш калкытмас" дигәнне дә инкарь итеп булмый. Ник дигәндә, авыруның кисәтүнең бердәнбер юлы булып, вакцинация үтү тора. Ә монысына килгәндә, район буенча иммунизация үтмәгәннәр барлыгын билгеләми мөмкин түгел. Дөрес, 18 яшькә чаклылар арасында кызамыкка каршы иммунизацияне үтүчеләр 99,6 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта әлегә прививка ясалмаган 20 бала бар. Шуның 10сы төрле авырулары булу сәбәпле, медицина чикләүләренә ия, ә менә калган 10сына әти-әниләренең шәхси фикерләрләүләре аркасында прививка ясалмый тора. Соңгысына килгәндә, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә эшне арттыру соралды.

Көн тәртибендә торган "Чүпрәле районында кызамык авыруының таралуын кисәтү буенча кичектергесез чаралар турында"гы мәсьәләсен тикшерү киңәшмәсендә район оешма, учреждениеләреннән вәкилләр катнашты.

ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Буадагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов үзенең чыгышында кызамык авыруының билгеләре һәм аның җитди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында бәян итте. -Авыру организмны тулысынча "эштән чыгарырга" сәләтле. Ул сулыш органнарына нык зыян сала, температура күтәрелә һәм бу хәтта кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин,- диде ул авыруны характерлап.

Кызамыкка каршы торуның бердәнбер юлы- вакциналар белән тәэмин ителеш хакында район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Иосиф Кукушкин сөйләп үтте. -Бүгенге көнгә хастаханәдә кызамыкка каршы вакциналар җитәрлек күләмдә бар. Авыруларны кабкл итү очрагына 2 махсус палата җиһазландырылган, гомумән алганда авыруларны кабул итү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган,-диде ул чыгышында.

Комиссия җитәкчесе Айрат Җәлалов беренче чиратта хәлне тотрыклы ясау максатыннан иммунизация үтми калган катлау белән эшләргә, профилактик чаралар үткәрергә, бу уңайдан контрольне тагын да көчәйтергә киңәш итте. Әлеге чараларны киңәшмә тарафыннан чыгарылган карарга кертү мәсьәләсе бердәм хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар