Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кытай иленнән Чүпрәлегә вәкилләр килде

Татарстанның чигендә урнашкан Чүпрәлегә әлегә кадәр кемнәр генә килеп карамаган булса да, Кытайдан кадәр килүләр сирәк күренештер. Әмма, заманалар үзгәрә, аралар якыная, дигәндәй, шушы көннәрдә генә үз җиребездә кытайлыларны каршы алдык.

Бу юлларны укыгач һәркемдә алар монда нишләп йөриләр дигән сорау туарга мөмкин. Игътибар иткән булсагыз, без инде берничә тапкыр газета битләрендә Чүпрәле районының инвестицион паспорты булдырылуы турында язган идек. Республиканың инвестицион агентлыгында әлеге документ, Түбән Кама шәһәреннән кала, икенче (!) булып тәкъдир ителгән иде. Һәм әлеге документ белән безнең җирлек күп кенә чит ил компанияләрендә кызыксынучанлык уята алды. Кытайлылар да шул максатны-Чүпрәледә терлекчелек белән шөгыльләнү отышлы булган очракта, бу юнәлешне инвестицияләүне күздә тоталар. Аларны Буа-Чүпрәле чигендә ипи-тоз белән каршы алу, булачак инвесторларның безнең өчен никадәр мөһим һәм көтелгән кешеләр икәнлеген күрсәтә. New Hope компаниясе делегациясе, генераль директоры Юе Ин, район башлыгы Александр Шадриков белән берлектә, Алешкин-Саплык җирлегендәге катнашазык җитештерү комбинатын карады, терлекчелек комплексларында булды. Халыкча әйткәндә "мәңгелектән калган" җиһазлар кытайлыларда соклану тудырмады, әлбәттә. Терлекчелек белән шөгыльләнә калганда да алар үз катнашазык заводларын булдырачаклары хакында әйттеләр. "Энергияне күп кулланучы мондый "тимер таулары" күптәннән инде искелек калдыгы",-диделәр алар. Һәм үзләре тарафыннан Россиядә төзелгән шундый мини заводларның рәсемнәрен күрсәттеләр.

Район башлыгы Александр Шадриков:

-Инвесторлар өчен Чүпрәле районы территориясендә бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Төрле проектларыбыз бар. Инвесторлар алар белән кызыксынып, төзелеш эшләренә алынган очракта, бу чүпрәлеләр өчен эш урыннары, бюджетка акча керүнең тагын бер юлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвесторлар