Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кытай делегациясе Чүпрәлегә эш визиты белән килде

Чүпрәлегә Кытай халык республикасының Хэбэй провинциясе эшкуарлары Ассоциациясеннән делегация вәкилләре килде.

Район башлыгы Александр Шадриков белән очрашуның мөһим өлешеннән соң, делегация вәкилләре Татар Бизнәсе авылы янәшәсендәге известь ятмалары урынын карарга китте. Аннан соң алар цемент заводы төзеләчәк индустриаль парк мәйданында булдылар.

Китай делегациясен авыл хуҗалыгы проектларын тормышка ашыру өчен Дуван авылы янәшәсендәге кырлар да кызыксындырды. Биредә яшелчә үстерү өчен тепелицаларга җирләр бик әйбәт, якында гына сулык та бар. Әлеге уңайдан район башлыгы басым ясап, Чүпрәле җирлеге, беренче чиратта-авыл хуҗалыгы районы икәнлеген билгеләп үтте һәм җир- биредә яшәүчеләр өчен төп туендыручы икәнлеген искәртте. Шуңа да яшелчә үстерү өчен теплицалар булдыру, балык үрчетү, алма бакчаларын җәелдерү бүгенге көндә мөһим мәсьәлә булып тора.

-Районда барлыгы 12 гидротехник корылма исәпләнә, 115 гектар җирләрне алма бакчалары били, теплицалар төзү өчен сулыклар янәшәсендә генә кырларыбыз бар. Шундый нигез булгач, аны һичшиксез үстерү таләп ителә,- диде Александр Шадриков. Район башлыгы тарихны барлап,, совет чорында районда куәтле яшелчә киптерү заводы эшләгәнлеген, җирлектәге балчыктан чүлмәкләр, савыт-сабалар ясау һөнәрчелеге киң җәелгән булуын сөйләде. Гомумән, геологлар Чүпрәле табигатенең искитмәле булуын дәлилләгәннәр.

Инвестицион проектларны тормышка ашыру мөмкин булган урыннар белән танышып чыкканнан соң, очрашу район Башкарма комитеты бинасында дәвам итте. Эшлекле сөйләшүнең мөһим өлешен цемент заводы төзү проекты алып торды. Делегация игътибарына тиешле тикшерүләр узып, төзелештә куллануга яраклы булган Чүпрәле балчыгы, цеолит, известь, кварц комы һәм башка ятмалар, алардан әзерләнгән кирпечләр тәкъдим ителде. Төзелеш материалларының составында нәкъ менә цеолит кушылмасы булганлыктан, алар күпкә сыйфатлы килеп чыга, шулай ук, цеолитта 37-42 процентка кадәр кремний бар.

-Без сезнең белән хезмәттәшлек итүгә һәм барлык тәкъдимнәрне карарга әзербез, -диде Александр Шадриков.

Тулаем, Кытай кунаклары Чүпрәле җирлегенә зур кызыксыну белдерделәр һәм ятмаларның күләме турында сораштылар. Киләчәктә төзеләчәк цемент заводына тиешле коммуникацияләр торышы, инфраструктураның уңайлыгы белән кызыксындылар. Шулай итеп, эшмәкәр-инвесторларының , район потенциалын анализлап, якын арада янәдән Чүпрәлегә килерләр, дип ышанабыз.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 3 февралендә Кытай халык республикасының Хэбэй провинциясе эшкуарлары Ассоциациясе белән ике арада хезмәттәшлек килешүе төзелде. Аннан соң, кытай делегациясе Чүпрәлегә килгән иде. Инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча бу аларның икенче тапкыр сөйләшүләр алып баруы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кытай делегациясе теплица алма бакчасы яшелчә кварц комы балчык ятмалар Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе известь