Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыр эшләре башланды

Хәзерге вакытта басуларда уҗымнар, күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертү, тырмалау, туңга сөрелгән җирләрне себерү кебек эшләр башкарыла.

Бүгенге көндә район буенча 1000 гектардан артыграк мәйдандагы уҗымнар, 3000 гектарга якын мәйдандагы күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган, 2000 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басулары тырмаланган.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы хезмәтчәннәре кыр эшләренә беренчеләрдән булып керештеләр. Хәзерге вакытта биредә күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру буенча эшләр башкарыла. Без "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалына килгәндә механизаторлар Фәнил Аббазов һәм Фәнис Гайнетдинов җитәкчелегендәге ике "МТЗ-82" тракторы люцерна басуын өстәмә тукландыра иде. Аларга "Беларусь" тракторы белән Александр Варзаров ашлама ташып тора. Валерий Волков һәм Валерий Карпов өзеклекләргә юл куймыйча, китерелгән ашламаны агрегатларга бушаталар. "Егетләр көненә 150шәр гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруга ирешәләр, Әгәр көннәр яхшы торса, атна ахырына әлеге эшләрне тәмамларга исәп тотабыз",-ди агрофирманың баш агрономы Рәшит Юсупов. Сергей Макаров, Алексей Самойлов, Николай Кузнецов җитәкчелегендәге өч "Туман" ашлама сиптергече уҗымнарны өстәмә тукландыра.

Хуҗалыкларда бер үк вакытта чәчелергә тиешле орлыкларны агулау өстендә дә эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар