Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләсе көнгә йөз тотып

Һәр шимбә, яки якшәмбедә агрофирма филиалларында, җәмгыятьләрдә семинарлар оештыру гадәткә әйләнеп бара. Бу чара кыш айларында җитештерелгән продукциянең акча чыганагы икәнлеген ассызыклау өчен оештырыла.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында үткән семинарда да кимчелекләрне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов конкрет мисалларда анализлады. Әлеге филиалның семинарга ныклап әзерләнгәнлеге дә күренеп тора иде. Хәер, моны бер көнлек эш дип атап та булмас. Һәрдаим хезмәт куелмаса, фермалар ремонтланмаса, инвентарь яңартылмаса, семинар узган көнгә генә мондый чисталыкны да, тәртипне дә тәэмин итү мөмкин эш түгел. Агрофирма җитәкчелеге киләсе көн белән яши.

Район башлыгы Тимур Нагуманов әйтүенчә, гади генә булган, элементар таләпләр үтәлгән. Шуңа күрә барлык филиалларда үткән елгыга караганда сөт тә күбрәк җитештерелә.

Семинарда соңгы 10 көнлек күрсәткечләр буенча чагыштырганда 10 процентка азрак сөт сауган "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Шәйморза" җәмгыяте тәнкыйтьләнде. "Бүген инде кыр эшләренә дә, һава торышына да сылтап булмый. Җитәкче дә, белгеч тә фермаларда булыр чак,- ди район башлыгы. - Һәр атна җыелып ни дә булса күрсәтәбез икән, шул элементар таләпләрне үзегездә булдырырсыз, семинардан алганнарны көндәлек хезмәттә кулланырсыз дип ышанабыз. Сезнең тарафтан җитештерелә торган продукция, фәкать үзегезгә - хезмәт хакы, салымнар түләү, хуҗалыкны алып бару өчен кирәк. Ә кышын акча чыганагы булып бары тик сөт тора".

Семинарда катнашучылар алдында бу юлысы да терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов, дәүләт баш ветеринария табибы Самат Мәүлетов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы