Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кеше гомерен саклар өчен бер адым

9-10 октябрь көннәрендә район үзәк хастаханәсендә "Донор көне" үтәчәк. Әлеге шәфкатьле адымда катнашырга теләк белдерүчеләрдән үзләре белән паспорт алып килүләре сорала. Бу көннәрдә иртән җиңелчә, майсыз ашлар ашау мәслихәт. Кан тапшыру район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашкан махсус мобиль комплекста башкарылачак.

Донор сүзе исә латинча "donarе"дан килеп чыккан, ул "бүләк итү" дигәнне аңлата.

Кан тапшыру Россиядә күп еллардан бирле кулланылып килә. Табигать шулай яраткан ки, адәм баласы кан югалтуга сәләтле. Сугышлар, яралану һәм башка сәбәпләр аркасында кеше күпләп кан югалткан. Шуңа да җәмгыять алдында донорлык-кан тапшыру вәзгыяте килеп баса. Әйтергә кирәк, 450 мл. кан тапшыру кеше организмы өчен куркыныч түгел. Киресенчә, кан тапшырган организм үзенә бертөрле яңарыш кичерә, йоклаган ресурслар уяна. Белгечләр әлеге процессны, хәтта физкультура белән шөгыльләнүгә тиңлиләр. Шуңа да кан тапшыру хуплана һәм сәламәт яшәү рәвешенең бер тармагы да булып тора.

Моннан тыш, кан тапшыру-ул әле шәфкатьле адым да. Кайсы гына чорны алсаң да, канга ихтыяҗ һәрчак булып торган һәм тора. Ел саен, миллионлаган кешегә кан салына. Шулай ук, һәр көнне канга ихтыяҗ зур булучылар саны да арта бара. Әлеге ихтыяҗны киметү өчен халыкның биш процентының гына булса да донор булуы таләп ителә. Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч ике процентны тәшкил итә.

-Медицина күзлегеннән караганда донор булу югарыда әйтелгәннәрдән тыш, гаять файдалы адым. Ул кешенең организмда кан күзәнәкләренең яңаруына китерә. Шулай ук, донорлар арасында йөрәк-кан авырулары һәм башка, әйтик грипп белән авыраучылар саны да азрак. Кан тапшыру, шулай ук, атеросклероз, подагра, бавыр, иммун системасын һәм башка авыруларны профилактикалау өчен дә файдалы.

Барлык тапшырылган кан карантин аша үтеп, төрле авыруларны булдырмау максатыннан тик-шерү үтә,- ди шәфкать туташларының район советы җитәкчесе Дамирә Габдрахманова.

Әйе, күрәсез, кан тапшыруның нәтиҗәле яклары бик күп. Ә иң мөһиме-кемнеңдер гомерен саклап калу! Монысы исә, бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: донор көне