Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Чынлыдан Бану апа Сирукова сугыш елларында тракторчы булып эшләгән

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Бану апа Сирукова гомер бәйрәмен-95 еллык билгеләп үтте. Россия ПрезидентыУказы нигезендә 90,95 һәм 100 яшьлек юбилейларын билгелләп үтүче өлкәннәребезгә аерым хөрмәт күрсәтелә. Җитәкчеләр аларны өйләренә барып котлыйлар, хәл-әхвалларын белешәләр, көнкүрешләре белән танышалар.

Бану апа янына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов Президенттан котлау телеграммасы алып килгәч, шатлык-куанычларын белдерде. "Президент шәхсән үзе котлаганмы, мине каян белә ул", дип сорауларыны яудырды.

Әйе, сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын, аннан соңгы илне торгызу елларында фидакарь көч куйган олы буын кешеләребезне онытырга һич тә хакыбыз юк. Бүген тыныч тормышта яшәвебезгә без аларга бурычлы.

Бану апа сугыш елларында тракторчы булып эшли. Ул елларда Иске Шәйморза авылына яшь кызларны укырга җыялар. Авылда ир-ат юк, нәфис зат булып иркәләнеп яшәргә насыйп булмый шул хатын-кызларга. Бану апа да алар белән бергә тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм сугыш беткәнче колхоз кырларында эшли.

Тормыш иптәше Гаязны ул 1942 елда йөкле килеш озатып кала. Нәни балачагы әтисез үскән кызын Гаяз әфәнде бары тик 1946 елда гына күрә ала. Сталинград сугышында катнашкан сугыш ветеранының вафатына инде 15 еллап вакыт узган. Аның Бануына бүләк булып, дәүләт тарафыннан 2010 елда төзелгән өе кала. Бүгенге көндә юбиляр шушы йортта кече кызы Нәфисә белән гомер кичерә. Янәшәдә генә башка балалары да яши.

Бәйрәм көнендә Бану апа яшьлеген искә алды, дөрес соңгы елларда бераз хәтер какшаган. Шулай да әңгәмәдәшләре белән сөйләшеп, көлешеп утырды, күңеле дә күтәренке иде.

-Аллага шөкер, әни бүген дә безнең арада.Әле дә булса шаяртып ала, эшкә өйрәтә үзебезне, -диләр инде үзләре дә олы яшьтәге кызлары.

Бану апаны котларга дип килгән кунаклар да җылы теләкләрен ирештереп, район башлыгы исменнән аңа бүләк тапшырдылар.

****

Бу көннәрдә үзенең юбилейлы туган көнен Иске Кәкерле авылында гомер кичергән Зәкия апа Миннебаева да билгеләп үтте. Тормыш иптәше белән алар 12 бала тәрбияләп үстергәннәр, гомер буе "Ялкын" колхозында хезмәт куйганнар. 1970 елдан бирле Зәкия апа лаеклы ялда.

Кызганычка каршы, район җитәкчелегенә юбиярны шәхсән котларга мөмкинчелек булмады. Зәкия апа Казан шәһәрендә балаларында яши. Туган көне уңаеннан изге теләкләр юллап, бүләк аңа улы аша тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 95 яшь сугыш ветераннары