Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Чынлы авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды

Бүген Кече Чынлы авылында чираттагы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Лаеклы күкрәк билгеләрен район башлыгы кулыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре алды.

Александр Шадриков сәламләү сүзендә агымдагы ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү кебек олы вакыйга белән истәлекле булуын билгеләп узды.

-Якты тормыш, аяз күк йөзе өчен үзләренең гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызга әлеге күкрәк билгеләрен тапшыру минем өчен олы дәрәҗә. Ничек кенә авыр булмасын, сез сынмый, сыгылмый аларны үтеп, Җиңү таңын илебезгә алып килгәнсез, рәхмәт сезгә. Сезнең тырышлыгыгыз бәрабәренә 70 елдан бирле имин һәм тыныч илдә яшибез. Исәнлек һәм бәхетле картлык сезгә,-диде район башлыгы.

Бүгенге көндә Кече Чынлы авылында исән-имин өч сугыш ветераны яши: Халирахман Ильясов, Кыям Залалдинов һәм Җәүдәт Шәйдуллов. Барлыгы авылдан фронтка 1010 кеше китә, шуларның яртысына гына кайтырга насыйп була.

2010 елның 9 маенда авылда "Дан" орденының тулы кавалеры Зыятдин Арслановның якты истәлегенә барельеф урнаштырыла. Мәктәпнең балалар оешмасы да аның исемен йөртә. Кыскасы, авылдашларының батырлыгын һәм исемнәрен онытмау, мәңгеләштерү юнәлешендә барысы да эшләнә.

Бүген, шулай ук, Александр Шадриков кулыннан тагын бер медален тыл хезмәтчәне Мәрьям апа Вәлиева да алды.

-Бу минем бишенче медалем инде. Җиңү бик авырлык белән генә бирелде. Тимер юлда, окоплар казуда катнашты барча халык. Бердәм булдык, бергә булдык. Бүген тормышлар рәхәт. Аның һәр мизгеленең кадерен белергә кирәк,-ди Мәрьям апа.

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен мәктәп укучылары сугыш елларын үз эченә алган концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Соңыннан аларның аралашуы чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей медальләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан