Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Чынлы авылында яңа ФАП ачылды

Кече Чынлы авылы халкы өчен 30 январьда истәлекле вакыйга булып узды. Биредә тантаналы шартларды яңа модульле ФАП ачылды

Исегезгә төшерәбез, мондый төр фельдшер-акушерлык пунктларын төзү авыл җирлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән "2012-2016нчы елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү"не күз уңында тоткан программа буенча тормышка ашырыла. Бүгенге көндә әлеге беренчел медицина ярдәме күрсәтү бинасы районда алтынчы, җиденчесе дә якын арада Уби авылында ачылачак.

Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, район башлыгы Александр Шадриков, баш табиб Ильмас Шиһабетдинов, хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров, авыл халкы катнашты.

-Республикада эшләп килүче программа нигезендә төзелгән әлеге биналар авыл халкының сәламәтлеген кайгыртуны беренче урынга куя һәм беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын да арттырырга ярдәм итә. Биредәге яңалыклар, җиһазлар, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга да мөмкинлек тудыра,-дип билгеләп үтте сәламәтлек министрлыгы вәкиле. Илдар Фатихов агымдагы елның йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак үтүен дә әйтте. Чөнки соңгы елларда үлем-китем нәкъ менә шушы авыруга бәйле икән. Шуңа да ул авыл халкына сәламәтлекләрен кайгыртып яшәргә чакырды.

Район башлыгы Александр Шадриков та авыл халкын файдалы яңа биналы булулары белән котлады һәм бирегә сирәк, анда да бары тик профилактик күзәтүгә генә килегез, дип, исәнлек теләде.

Элеккеге ФАП авыл мәдәният йортының икенче катында урнашуы белән авыл халкы өчен уңайсызлык тудырган. Кан басымы югары булган олы яшьтәге абый-апаларга анда менеп-төшүе аеруча авыр булган. Инде менә яңа биналы булу алар өчен олы куаныч. Авыл халкы исеменнән әлеге шатлыгы белән Иршат Шәкүров уртаклашты:

-Бина бик матур, кабинетлары җылы, чиста, краннан кайнар, салкын суы килеп тора, үзе авыл уртасында, җәннәт. Аның авылыбыз кешеләренең сәламәтлеге сагында озак еллар эшләвен телибез, җитәкчеләргә зур рәхмәт.

Хөрия Садриеваның фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләвенә дүртенче дистә киткән. Аның уң куллары булган Гөлүсә Фәхртдинова һәм Гөлүсә Хаярованың да хезмәт еллары шактый. Аларның күзәтүе астында бүген 1000нән артык Кече Чынлы авылы халкының сәламәтлеге.

-Бик шатландык. Төрле шартларда эшләргә туры килде. Яңа бинада бик рәхәт,-дип алар сөенечләре белән уртаклаштылар алар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПы