Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Чынлы авылында "Балачак" балалар бакчасы ачылды

Кече Чынлы авылында "Балачак" балалар бакчасы ачылу тантанасы узды.

Үткән ел биредә әти-әниләр мөрәҗәгате белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме ачып җибәрәләр. Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров, мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова тырышлыгы белән ачылган әлеге төркем 25 баланы кабул итә һәм ел дәвамында уңышлы гына эшли. Ниһаять, кечечынлыларның хыяллары тормышка ашып, быел биредә төзекләндерү үткәрелә һәм өстәмә яңа төркем урыны да булдырыла.

-Хәзер бакчада ике төркем: кечкенәләр һәм зурлар төркеме булачак һәм анда 30га якын бала йөриячәк. Мәктәп бинасының моңарчы бер бүлмәсендә генә урнашкан булсак, быел менә республика "Бәләкәч" программасы нигезендә ул зурайтылып, төзекләндерү үткәрелде, уңайлыклы шартлар тудырылды. Йокы, уен, аш бүлмәләре яңартылды. Әлеге эшләрне башкарган "Стройсервис" җәмгыте эшчеләренә һәм җитәкчеләребезгә зур рәхмәтлебез, - ди "Балачак" балалар бакчасы мөдире Ләйсән Җәмдиханова.

Кунакларны көткән арада мин бакчаны, аның тирә-ягын карап әйләндем. Ул чыннан да бик матур, якты, чиста итеп эшләнелгән. Урам яктан бакчага алып килүче сукмак буйлары чәчәкләргә күмелгән, кул астындагы әйберләрдән ясап куелган төрле фигуралар, балалар мәйданчыклары өстәмә ямь биреп тора. Балалар бакчасының идәненә җәелгән келәме дә, яңа тәрәзәләргә эленеп куелган челтәрләре дә самими балачак иленә алып килә.

-Районда балалар бакчалары ачылу тантанасы күркәм төс ала бара. Бүген биредә яңа бакча, өстәмә төркем ачылу да-шуның бер ачык мисалы. Иң мөһиме-бакчаларга йөрергә балалар булсын, авыл яшәсен, үссен,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

Тантанага килгән кунаклар: Казан шәһәреннән Ринат Гайзатуллин, "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуров та әлеге олы тантана белән балаларны, әти-әниләрен котлап, изге теләкләрен ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге вакыйга уңаеннан бакча хезмәткәре Резидә Туктиева, сабыйлар концерт программасы әзерләгән иде. Бакча ачылу куанычын алар җырлар һәм шигъри юллар аша белдерделәр.

Факия Ибраһимова:

-Балалар бакчасын шушындый матур, якты итеп эшләгән, көч куйган һәммә кешегә, җитәкчеләргә олы рәхмәтләр әйтәсе килә. Минем бирегә ике оныгым йөриячәк, кызым тәрбияче булып эшли. Әлбәттә, бик шатландым, чөнки балаларыбыз биредә уйнап кына вакыт уздырмаячак, ә мәктәпкә барыр өчен беренче күнекмәләрен дә алачаклар, бу бик мөһим. Бакчаның ишекләре беркайчан да ябылмасын иде, яшьләр авылда калсын, сабыйлар авазы тынмасын.

Сиринә Вәлиева:

-Балалар бакчасында өстәмә урыннар ачылуы бик куанычлы булды. Олы улым зур төркемгә йөриячәк, аңа 5 яшь, икенчесе-кечкенәгә, аңа 3,5 яшь. Бакча балаларның үсешендә зур роль уйный. Әлеге фикеремә барлык әти-әниләр дә кушылып, бу мөмкинлекне тудыручыларга рәхмәтләрен әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы ачылды