Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казанда тагын бер дөнья чемпионаты узачак

Татарстан WorldSkills Competition уздыру хокукын Франция һәм Бельгиядән отты. 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак.

Бу дүшәмбе көнне Сан-Паулода (Бразилия) узган WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында халыкара жюри әгъзалары карардан билгеле булды.

Татарстан делегациясен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көрәште. Жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү -икътисадның үсеше белән, һичшиксез, бәйле, ә бу республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнехановның үзалдына куйган өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

Татарстан җитәкчелеге промышленность предприятияләре һәм республикадагы уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләрне үстерү һәм популярлаштыру өстендә дә эшли.

Үткән ел Татарстанда биш ресурс үзәге ачылды, быел тагын бишесе ачылачак. Барлыгы республика буенча заманча 25 ресурс үзәге булачак. Колледжлар һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр арасында күптәннән инде эшлекле мөгаләмә урнашты.

Республика җитәкчелегенең мондый ярдәмен бүгенге яшьләр дә тоя. Шуңа да Татарстаннан, үзе яшәгән җирлектән: авыллардан һәм шәһәрләрдән китәргә теләми. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге яшьләр эшче һөнәрләрнең үсеше тәэмин ителәчәгенә, иртәгесе көнгә ышаныч белән карый.

Чүпрәле районында да җитәкчелек тарафыннан районны яшь белгечләр белән тулыландыру юнәлешендә күп төрле эшләр башкарыла. Ел саен югары уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашулар үтә. Район башлыгы белән әңгәмәләшү, кызыксындырган соруларга җаваплар алу мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук, район җитәкчелеге югары уку йортларына барып, Чүпрәле студентлары белән очрашу тәҗрибәсен булдырды. Әйтергә кирәк, тырышулар да бушка түгел, әкрен генә "боз урыныннан кузгала", районга яшьләр кайта башлады.

Реклама

Район спорт, яшьләр эше һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов әйтүенчә, 2014 елда районга 12 яшь белгеч эшкә кайткан.

-2015 елда 100дән артык Чүпрәле студенты уку йортларын тәмамлады. Алар арасында төзүчеләр, юристлар, укытучылар, автомеханиклар, табиблар, шәфкать туташлары, агроучреждение белгечләре дә бар. Бүгенге көнгә районда 18 студент хезмәткә урнашу өчен гариза язган. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә бер яшь белгеч эшли башлады. Яшьләрнең районга кайтырга теләк белдерүе куанычлы, аларны һәрчак көтеп калабыз,-ди Руслан Вильданов.

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы да район эшче кадрлар әзерләү юнәлешендә шактый эшләр башкара. Биредә авыл хуҗалыгы тармагында, җәмәгать туклануы юнәлешендә белгечләр әзерләү буенча белем алу һәм аны киләчәктә килешү нигезендә югары уку йортларында дәвам итү мөмкинлеге бар.

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов:

-Техникумда тулысынча эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерлибез. Быел да 200гә якын укучы кабул итәчәкбез. Егетләр күбрәк техника буенча һөнәри белем алырга теләк белдерсәләр, кызлар күбрәк пешекче булуны хуп күрәләр. Татарстан җитәкчелеге ярдәмен һәрдаим тоябыз. Быелдан башлап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, өч яклы килешү белән, укучылар максатлы юллама аша югары стипендия алып укыячаклар. Агрофирмалар белән дә шундый ук юнәлештә эш алып барабыз. Республика күләмендә Һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition үткәргән чараларда да актив катнашабыз, моңа дәлил буларак, таныклыкларыбыз да бар. Гомумән, яшьләргә һәрбер һөнәр мактаулы, бары аны яратып башкарырга гына кирәк, диясем килә.

WorldSkills International дөнья чемпионатының максаты булып-эшче һөнәрләрне популярлаштыру тора. Аның эшчәнлеге төрле илләрдә 16-25 яшьтәге белгечләр үзләрен һәм һөнәри күнекмәләрен, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган конкурслар оештырудан гыйбарәт. Әлеге оешма составына 69 ил кергән. 2012 елда официаль төстә халыкара оешмага Россия 60нчы ил буларак кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөнья чемпионаты WorldSkills Competition

2
X