Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

«РИТЭК» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашучылар грант ота

Республикада «РИТЭК» ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. Әлеге конкурс коммерцияле булмаган, дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларына, җирле үзидарә органнарына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына, бюджет тарафыннан финанслау кысаларына сыймаган бурычларны һәм максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Һәр оешма конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнаша ала. Алар дүртәү- "Шәфкатьлелек", "Мәдәният һәм спорт", "Туган як" һәм "Экология" номинацияләре. "Туган як" номинациясендә проектларга грант күләме 500 мең сум тәшкил итә, калган номинацияләр буенча ул 300 әр мең сум.

Конкурска проектларны әзерләүдә ярдәмгә килү максатыннан Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика районнарында "Социаль проектлаштыру технологиясе" программасы буенча практик семинарлар уздыра. Шушы көннәрдә әлеге зонаара семинарны Чүпрәле районы кабул итте.

Семинар эшендә бу көнне Чүпрәле, Буа, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Югары Ослан районнарыннан мәдәният, халыкны социаль яклау идарәсе, китапханә, балигъ булмаганнар эше комиссиясе һәм попечительлек секторы хезмәткәрләре катнашты. Социаль проектлаштыру технологиясе хакында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Наилә Сайфуллина сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, үткән ел әлеге конкурста үз проектларын тәкъдим итеп "Җылы йорт" приюты һәм "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, грантлар отты.

-Семинар бик файдалы булды. Һәркем аннан үзенә кирәкле мәгълүматны алгандыр дип уйлыйм. Агымдагы елда да без әлеге конкурста катнашырга уйлыйбыз. Быел "Шәфкатьлелек" номинациясе буенча проект әзерләячәкбез,-ди район халкына социаль ярдәм күрсәтү идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова.

«РИТЭК» ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына заявкалар 2014 елның 11 августына кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта тулырак Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан: mtsz@tatar.ru "Конкурс" -лар бүлегенә кереп карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «РИТЭК» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы