Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Кар десанты-2015” Чүпрәледә юлга чыкты + фотолар

Ватанны саклаучылар бәйрәме якынлашыр алдыннан юлга чыккан десантчылар үзләренең эшчәнлекләрен әөп- төгәл билгеләделәр. Ун көн дәвамында алар эстафетаны берсеннән- берсенә биреп, Бөек Ватан сугышы чорында каһарманлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбызның якты хатирәләрен яңартачаклар.

Район үзәгендәге мәйданда аларны Чүпрәле муниципаль районы җитәкчеләре, ветераннарның район советы членнары, мәктәп һәм тармаклы технологияләр техникумы укучылары, укытучылары озатып калды.Көннәрнең чагыштырмача салкын торуына да карамастан, десантчыларның эш графигы тыгыз төзелгән. Урыннарда алар мәктәп укучылары һәм Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау проекты кысаларында өлкәннәр белән очрашакчаклар, авыл халкы белән күрешәчәкләр, авыллар тарихына караган мәгълүматлар туплаячаклар. Болардан тыш алар халык арасында сәламәт яшәү һәм культуралы ял итү рәвешен дә пропагандалаячаклар.
-Бөек җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган чорда әлеге акциянең мөһимлеген әйтеп бетергесез, монда социаль, патриотик тәрбия бирү һәм шәхесне үстерү кебек сыйфатлар барлана,- ди ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов. Аннан соң ул кар десантында катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде, укуларында һәм шәхси тормышларын да уңышлар теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кар десанты2015”