Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Городище авылында фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Әлеге пунктның халыкка хезмәт итүенә юлламаны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәлалетдинов белән район башлыгы Тимур Нагуманов бирде. Нәкъ менә шушы җитәкчеләр һәм Городище авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов тарафыннан бүген медицина пунктына керү юлын бүлеп торган тасма киселде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольлегендә торган чираттагы программа буенча Городище авылында сафка баскан ФАП республика буенча санаганда 74нче икән. Әлеге хакта тантанага җыелган авыл халкы алдында чыгыш ясаганда Ринат Җәлалетдинов белдерде. "Киләсе елларда да медицина пунктлары төзү дәвам иттереләчәк, Чүпрәле районында шундый типтагы тагын ике яңа ФАП төзү каралган",-диде ул.

Районда исә быел сигез авылның дүртесендә мондый медицина пунктларының яңасы төзелде, ә дүрт авылда капиталь төзекләндерелде. Район үзәк хастаханәсен үзгәртеп кору өчен 44 млн.сумга якын акча бүленеп бирелде. Инде бу медицина учреждениесендә хуҗалык блокларында төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. Мондый мөмкинлек тудырганнары өчен район башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан Президентына, Хөкүмәткә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтен белдерде. "Кыска арада сафка бастырылган, бөтен уңайлыклары булган пункт халыкның сәламәтлеген яхшырту, төрле авырулардан саклау өлкәсендә ныклы нигез булыр дип ышанам",-диде ул.

- Городище район үзәгеннән ярыйсы ук чиктә урнашкан авыл, -ди авыл башлыгы Сергей Салифанов. - Шуңа күрә дә яңа ФАП - авыл халкының күптәнге хыялы һәм әлеге максатчан программа үз-үзен аклаячак та. Авылның язмышы төрлечә тасвирланса да, үз авылыбыз турында бетүгә таба йөз тота дип бер дә әйтә алмыйм. Авылда 1000нән артык кеше яши, мәктәбебездә 130лап бала белем ала. Авыл халкының уртача яше дә 40-45 яшьләр тирәсе.

Гомумтиплы беренче ФАПны кую өчен бу авылны сайлау да тикмәгә генә түгелдер. Городищелылар быел үз көчләре һәм якташлары Николай Угаслов ярдәме белән авыл урамнарына 5 км. 800 м.озынлыкта таш түшәгәннәр. Авылны бизәп яңа чиркәү калкып чыккан. Якын кәннәрдә дин йорты да килүчеләрне кабул итә башлаячак. Шуларның барысын да күздә тотып сөйләгән авылның ветераннар советы рәисе Геннадий Ермолаев: "Үләсе дә килмәс инде хәзер",-диде.

Эш визиты вакытында Ринат Җәлалетдинов район үзәк хастаханәсенең төзекләндерелгән корпусларын карады, персоналның эше белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев