Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Июньнең һәр көне кадерле

Алдагы кышлату чорын (240 көн) уңышлы үткәрү максатыннан җәмәгать маллары өчен 8 мең тонна печән, 42 мең тонна сенаж, 14 мең тонна катнаш азык һәм 14 мең тонна салам әзерләргә кирәк. Шулай иткәндә генә, районда 41 мең тонна күләмендә азык тупланачак, ягъни шартлы һәр баш терлеккә күчереп исәпләгәндә уртача 35...

Республиканың кайбер төбәкләрендә явым-төшемгә кытлык күзәтелсә дә, безнең райондагы язгы дым һәм сирәк кенә килеп яуган яңгырлар үсемлекчелек өчен чагыштырмача уңай шартлар тудырды. Шуның бәрабәренә хуҗалыкларда 2300 тонна печән (былтыр 2150 тонна булган) әзерләнде һәм 5500 тонна сенаж (былтыр 5000 тонна) салынды, ягъни шартлы һәр баш терлеккә уртача 2,55 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланды.

-Хәзер иң мөһиме вакытны кулдан ычкындырмаска, күпьеллык үләннәрне чабып алу эшен кичекмәстән төгәлләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк печән әзерләп куярга кирәк. Нидер көтеп ятучылар бик нык ялгышалар. Чөнки, печәннең икенче, өченче катын чабып аласын да онытырга ярамый,-диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.

Үткән көннәрдә район башлыгы Александр Шадриков белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Исламетдин Низамов терлек азыгы әзерләү эшенең барышын карау максатыннан берничә хуҗалык басуларында булдылар.

"Цильна" җәмгыяте районда иң эреләрдән санала. Малларның баш саны һәм алардан җитештерелгән продукция буенча да әлеге хуҗалыкка тиңнәр юк. Димәк, кышлату чоры өчен дә башкаларга караганда азыкны берничә мәртәбә артык әзерләргә туры киләчәк.

Ул көнне район җитәкчеләре "Цильна" җәмгыятенең бөртекле культуралар чәчелгән берничә басуында да булдылар. Аннан соң алар җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасындагы эшләрне карадылар. Александр Шадриков лидерлыкны әйдәп баручы Александр Осипов, аның ярдәмчесе Владимир Петруков һәм Нәфис Гайнетдиновка нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау Грамоталары тапшырды (рәсемдә).

-Авыл хуҗалыгында киеренке эшләр әле башлана гына. Шуңа күрә алдагы көннәрдә дә сынатмавыгызны телим, ә быелгы кышта малларның ничек кышлавы турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле,- диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы