Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләр нияткә карап бәяләнә

Һәр эш ниятләп, киңәшеп, уртак бер фикергә килеп башкарылса, ахыры да хәерле бетәчәге һәркемгә мәгълүм. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бер хәдистә: "Дөреслектә, эш нияткә карап бәяләнә" дигән.

Рамазан аенда район администрациясенең мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрүе гадәткә кереп китте. Быел да ул, 5 август көнне, район үзәгендәге "Чулпан" кафесында зурлап үткәрелде. Анда авыллардагы мәчет имамнары, авыл мөслимәләре берлекләре рәисләре һәм җирле үзидарә башлыклары катнашты. Ахшам намазы укып, авыз ачканнан соң, аш мәҗлесе башланып китте.

Район мөхтәсибе Фәһим хаҗи Әхмәтҗанов Коръән сүрәләре укып мәҗлескә бәрәкәт теләде. Рәмзи хаҗи "Йәсин" сүрәсе укыды.

Мәҗлестә катнашкан район башлыгы Александр Шадриков:

-Ай буе ураза тотып, мәчетләрдә тәрәвих намазлары укып, ислам динен ныгытуга сез үз өлешегезне керттегез. Инде менә сезне хөрмәтләп әзерләнгән, авыз ачу мәҗлесенә рәхим итегез. Үземнең исемнән, район Башкарма комитеты исеменнән Ураза гаете белән котлыйм, бәхетле, саулыклы булыгыз,- диде.

Менә икенче ел инде, Рамазан-шәрифтә Төркиядән мөгаллим килә. Быелгы кунагыбыз Коръәнхафиз, Конья шәһәреннән Рәмзи хаҗи:

-Раббыбыз бу айны рәхмәт ае, гөнаһлардан котылу ае итеп билгеләнгән. Гәүдәләребезгә иман нуры иңсен, дәрәҗәләрне арттырып, хәерле киләчәкләр бирсен. Ислам динен ныгытудагы хезмәтләребезне, гыйбадәтләребезне, сәдакаларыбызны кабул әйләсен. Бу дөньяда да, ахирәттә дә ярдәм итсен! - диде.

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков аңа Чүпрәледә булуына һәм диндәге эшләренә хөрмәт йөзеннән түбәтәй бүләк итте.

Йомгаклау сүзен Фәһим хәзрәт әйтте:

-Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Ураза авыздан әйтелгән догалар кабул була. Һәркайсыбызга җәннәтләргә Райан ишегеннән керергә насыйп ит! Җитәкчеләребезгә саулык-сәләмәтлек биреп, киләчәктә дә һәр эшебезне мөбарәк кыл. Динебезне алга җибәрә алсак иде!- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев