Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Искечокалылар Авыл көнен бәйрәм итте

Бүген Иске Чокалы авылы халкы олы бәйрәмгә җыелды. Моннан берничә ел элек үткәрелеп килгән традицияне яңартып алар Авыл көнен үткәрделәр. Бәйрәмгә авылның олысы-кечесе җыелды, район җитәкчелеге дә килгән иде.

Авыл уртасындагы гаҗәеп матур бер почмагындагы махсус әзерләнгән мәйданчыкта үтте әлеге бәйрәм.

Бердәм, дус яшәүче, милли һәм гаилә традицияләрен саклап, буыннардан-буыннарга тапшыручы искечокалыларны район башлыгы Александр Шадриков та бәйрәм белән котлады. Ул авыл халкына шундый бәйрәм оештырган игелекле кешеләргә рәхмәтен җиткерде, бәйрәмнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тамашачыларны, авылдашлары Алсу Туктарова, аның җитәкчелегендәге "Болгар" балалр ансамбле, Рөстәм Низамов, яшь җырчылар, биючеләр сәламләде.

Мәдәни программа белән параллель рәвештә спорт ярышлары үткәрелде. Авылдашлары Нәҗип Җәлалов мәйдан уртасына төрле уеннарга чакырды. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурс-уеннар гөрләп торды.Авыл җирлеге башлыгы үзе дә көянтә белән су ташыды.

"Авыл көне" кечкенә Сабантуй сыман. Шуңа да биредә уңганнарга, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә дә игътибар булды. "Низамов" КФХ җитәкчесе Альберт Низамов бүләкләр тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов әйтүенчә, элек елларда үткәрелеп килгән бәйрәм соңгы бер ике ел уздырылмый калган. Әлбәттә, болар барысы да финанс якларга барып тоташа. Быелгы бәйрәмгә Альберт һәм Альфред Низамовлар, Рөстәм Юсупов, Рамиль Хисамов, Роберт Низамов, Әмир Хисамов, Дамир Сафин, Дилә Хәйретдинова, Дамир Низамов, Марсель Аббазов, Рамиль Хөснетдинов, Эльмас Низамов иганәче буларак зур ярдәм күрсәткәннәр.

Мәйдан тирәли аттракционнар, сәүдә нокталары эшләп торды. Бу көнне авыл өстендә җыр тавышлары озак яңгырады. Бәйрәм һәр кеше күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Туган як туфрагына кайтып якташлар белән очрашу мизгелләре тиз генә онытылмас.

ФОТОРЕПОРТАЖ

День села в селе Старые Чукалы Дрожжановского района 2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл көне