Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске елда соңгы утырыш

Әлеге утырыш беръяктан 2011 елга йомгак, бюджетка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүгә багышланса, икенче яктан киләсе елларга бурычлар һәм максатларны да билгеләде.

Утырышта 2012 елга һәм 2013, 2014 планлы отчет елларына булачак район бюджеты белән таныштыру булды. Бу мәсьәлә белән район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салым һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Рәмис Низаметдинов чыгыш ясады.

Максатларның тагын берсе булып районда атлар санын күбәйтү тора. Әлеге уңайдан утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Җәмил Шәрипов доклад белән чыкты. Ә менә Чүпрәле муниципаль район Советының 2012 елга эш планы белән таныштыру Алексей Сарафанов өлешенә тиде. Аны район Советы депутатлары унөченче утырышта район башлыгы урынбасары итеп бертавыштын сайлап куйган иделәр. Бу урында Алексей Иванович Сарафанов белән таныштырып, аның 1981 елның 4 декабрендә Чуваш Ишлесе авылында тууы турында әйтеп үтәргә кирәк. Әлегә кадәр ул НОУ "Академия права и Управления" югары уку йортында укып, юрист белгечлеге алган. 2007 елдан район хакимиятендә эшли башлаган.

Реклама

Депутатлар дүртенче мәсьәлә итеп район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинованың районның 2011 елгы бюджетына өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү турындагы доклады буенча да карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X