Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чүпрәле авылында урам бәйрәме узды

Үткән атнаның шимбә көне Иске Чүпрәле авылының Школьная урамы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне биредә урам бәйрәме уздырдылар.

Урам Сабантуе башка бәйрәмнәрдән үзгә. Аны махсус әзерләнгән мәйданда түгел, ә туган урамнарында оештырганнар. Урам бәйрәмен икенче төрле кечкенә Сабантуй дип атаганнар. Аны оештыручылар да шушы урам кешеләре. Кунаклар да шушы урам кешеләре. Ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар, яшьләр, балалар - барсы да бәйрәм итәргә җыелган.

Школьная урамы - кечкенә урам булса да, өй саен диярлек талант яши икән. Моны алар бәйрәм барышында исбатлады. Күршеләре өчен чыгышлар бүләк итүчеләр шактый булды.

Оештыручылар тарафыннан махсус бүләкләр дә әзерләнгән. Бүләкләрне исә башлап, борынгы йола нигезендә өйдән-өйгә йөреп җыйганнар. Урам бәйрәмен үткәрүнең дә асылы-яшь буынга матур йолаларыбызны, урам тарихын җиткерүдә иде.

Реклама

Чарага авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та килгән иде. Ул әлеге бәйрәмне традициягә әйләндерү турында сүз кузгатты. Ник дигәндә, мондый бәйрәм туганнарны, күршеләрне берләштерә, күңелләрдә җылылык, әйбәт хисләр генә уята .

Бу хакта урамның иң өлкән кешесе Хөрия апа да әйтеп үтте. Элек елларда урамның тулы исеме Школа колхозной молодежи дип исемләгәнен әйтте. Ә халкының бер-берсенә ярдәмләшеп, хәлләр белешеп яшәгәннәрен сөйләде. Халыкта да бит "Күршең туганнан якынрак", дигән әйтем бар. Туганың килеп җиткәнче, күршең кереп җитә ярдәмгә.

Урам бәйрәмендә бала- чага рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда көч сынады. Бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәгеләр дә кәнагать калып, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урам бәйрәме