Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә Корбан гаете үтте

Бүген, 4 октябрь көнне район мәчетләрендә Корбан гаетләре үткәрелде. Иске Чүпрәле авылы мәчетенә дә бәйрәм иртәсендә халык күп килгән иде.

Иртәнге намазга азан әйтелеп сөннәт өлеше укылгач, мәчетнең имамы Әмир хәзрәт Аббазов мөселманның алты сыйфаты хакында вәгазь сөйләде.

Шуннан соң иртәнге намазның фарызы башкарылды. Намаз соңында Коръән сүрәләре укылып әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминлегенә, халкыбыз, милләтебез, телебез исәнлегенә догалар кылынды. Бәйрәмнең төп вәгазе белән дә мәчетнең имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов чыкты. Авыл халкының һәм динле кешеләрнең мәчеткә матди ярдәм күрсәтүләре, халыкның гыйбадәткә тартылу-тартылмау сәбәпләре һәм шушы вәзгыятьтә милләтнең киләчәге хакындагы фикерләре белән уртаклашты. "Әссәләмү галәйкүм, авылдаш мөселманнар! Сезне барыгызны да Корбан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, иминлек, гаилә бәхете, эшләрегездә яңадан - яңа зур уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, теләгән теләкләребезне, биргән сәдакаларыбызны, кылган догаларыбызны вә изге гамәлләребезне кабул итсен. Корбан гаете бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, рухи байлык, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Аллаһы Тәгалә дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм бәрәкәтлек бирсен! Һәр аткан таңга куанып, сөенеп, сөеп, сөелеп яшәргә язсын иде. Бәйрәмебез мөбарәк булсын,- ди имам- хәзрәт Әмир Аббазов. Гает намазы, хөтбә һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавы укылгач( аны район мөхтәсибе Рөстәм Рәкипов ирештерде), искечүпрәлеләр өйләргә бәйрәм чәенә һәм корбан чалырга таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан гаете