Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чүпрәле авылы мәчетләрендә Корбан гаете үтте

24 сентябрь көнне барлык мәчетләрдә дә Корбан гаетләре үткәрелде. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков иртә таңнан Иске һәм Яңа Чүпрәле авыллары мәчетләре һәм район үзәгендә төзелеп килүче "Җәмигъ" мәчетендә булды. Аны Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов һәм район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов озатып йөрде.

Александр Валерьевич мөселманнар алдында чыгыш ясап, Корбан гаете бәйрәме белән ихлас күңелдән котлау сүзләрен ирештерде. Башлыкның сүзләренә караганда, Чүпрәле районы биләмәсендә күп милләтле халык яши һәм иңгә- иң куеп фидакарь хезмәт итә. Алар арасында бердәмлек, үзара ихтирам һәм хөрмәт принципы нык урын алган. "Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде, дингә инану кешене шәфкатьлелеккә, эчкерсезлелеккә илтә. Бүген без нәкъ шул хакта сөйлибез. Киләчәктә дә бердәм булыйк, иминлектә һәм бәхетле яшик",- диде Александр Валерьевич. Чыннан да соңгы елларда райондагы зур төзелешләр белән беррәттән яңа мәчет төзелә һәм кайберләре төзекләндерелә, шушы көннәрдә яңа мәдрәсә бинасын төзү эшләре башланачак. -Монда мәчет төзүгә бик шатландык инде, элек елларда мәчеткә бару өчен берничә чакрым юл үтәргә туры килә иде. Хәзер, Алла теләсә, үзебезнең мәчетебез була. Әле аның янәшәсендә мәдрәсә дә төзиләр дип ишеттек. Аллаһы Тәгалә җитәкчеләребезгә исәнлек кенә бирсен инде. Мөселманнарда: авылда мәчет бар икән, димәк, анда халык яхшы яшәячәк,- дигән әйтем бар ди монда яшәүчеләр.

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә иртәнге намазга азан әйтелеп сөннәт өлеше укылгач, мәчет имамы Әмир хәзрәт Аббазов мөселманның алты сыйфаты хакында вәгазь сөйләде. Шуннан соң иртәнге намазның фарызы башкарылды. Намаз соңында Коръән сүрәләре укылып әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминлегенә, халкыбыз, милләтебез, телебез исәнлегенә догалар кылынды. Бәйрәмнең төп вәгазе белән дә мәчетнең имам- хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазов чыкты. Авыл халкының һәм динле кешеләрнең мәчеткә матди ярдәм күрсәтүләре, халыкның гыйбадәткә тартылу- тартылмау сәбәпләре һәм шушы вәзгыятьтә милләтнең киләчәге хакындагы фикерләре белән уртаклашты. "Әссәләмү галәйкүм, авылддаш мөселманнар! Сезне барыгызны да Корбан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә исәнлек- саулык, хәерле озын гомер, иминлек, гаилә бәхете, эшләрегездә яңадан - яңа зур уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, теләгән теләкләребезне, биргән сәдакаларыбызны, кылган догаларыбызны һәм изге гамәлләребезне кабул итсен.Корбан гаете бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, рухи байлык, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Аллаһы Тәгалә дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм бәрәкәтлек бирсен! Һәр аткан таңга куанып, сөенеп, сөеп, сөелеп яшәргә язсын иде. Бәйрәмебез мөбарәк булсын,- ди имам- хәзрәт Әмир Аббазов. Гает намазы һәм хөтбә укылгач авыл мөселманнары өйләренә бәйрәм чәенә һәм корбан чалырга таралдылар.

Реклама

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7314-glava-rayona-prinyal-ychastie-v-prazdnichnih-namazah-v-kyrban-bairam.html адесы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан гаете