Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе узды

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә бүген, 6 январь көнне, җомга намазына кадәр"Мин пәйгамбәребезне яратам" акциясе узды.

-Чара Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, Пәйгамбәрләрне сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннын оештырылды,- ди Чүпрәле районы мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов. Аннан соң ул мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре таратты. "Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмнең тормыш юлын, аның гамәлләрен өйрәнү һәркайсыбызга кирәк. Без, мөселман Пәйгамбәребез тормышына үрнәк буларак карыйбыз һәм явызлыкка да яхшылык белән җавап кайтарырга тырышабыз.

Аллаһка инанучыларның күңелләрендәге Пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт хисләрен күрсәтү акциянең төп максаты итеп куелсын иде,- диделәр мәчет картлары.

Шунысы куанычлы, элеккеге хезмәттәшебез Сания Шәрәпова "Дин вә мәгыйшәт" нең ноябрь аенда Мәүлид бәйрәме уңаеннан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган шигырьләр конкурсында җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе