Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чүпрәле мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте

Иске Чүпрәле мәчете картлары Әмир хаҗи Аббазов җитәкчелегендә ифтар мәҗлесе уздырдылар.

- Мәчеткә йөрүчеләр белән Кадер кичәсе көннәрендә ифтар мәҗлесе уздырачакбыз,-дип алдан ук килешеп куйган идек. Менә ул көн килеп җитте, Рамазан аенда тәравих намазларына 20дән артык кеше йөреп торды. Иншаллаһ, Фддаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны да, догаларыбызны да кабул итәр,-дип ифтарга чакырылучыларга мөрәҗәгать итте Әмир ага.

Мәҗлескә 100гә якын кеше килгән иде. Ифтар кылганнан соң, акшам намазлары укылды. Өстәл артында да сөйләшүләр дин һәм әхлак турында алып барылды.

Мәчетнең имам-хатибы шулай ук дин эшләрендә һәрдаим ярдәм итеп торучы эшмәкәрләр Гөлшат белән Надир Мөшәрәповларга, мәдрәсә укытучыларына, гомумән, ислам динен үстерү өчен тырышкан һәркемгә рәхмәтләрен белдерде.

ИСЛАМ ДИНЕ ТУРЫНДА КЫСКАЧА

Дин адәм баласына үзенең кем икәнлеген, каян килеп кая барачагын, ни өчен яратылуын һәм яшәвен, бу дөньяда гомер сөргән вакытын­да үзе өчен ниләр зарарлы, ә нинди эшләр фай­далы икәнлеген белдерә, төшендерә. Ислам гарәп телендә буйсынучан, күндәм дигән мәгъ­нәне аңлата. Ул сафлык, тазалык, хаклык мәгъ­нәсендә кулланыла.
Ислам - җан, тән, күңел пакьлеге. Ул - әх­лаклылык, ярдәмчеллек үрнәге. Ислам дине, - физика, химия, математика, биология кебек үк, хакыйкатькә нигезләнгән фән гыйлеме тарма­гы. Ул кешелек дөньясының яшәешен мәгънә­ле, эчтәлекле итәргә тырыша; сафлык, илаһи­лык нуры белән сугара. Дин дөньяны башкача күрергә өйрәтә. Юнәлешләре төрле булса да, дин һәм фән шул ук җәмгыятькә хезмәт итә. Дөньяда 5 меңнән артык дин бар.
Ислам дине - аеруча киң таралган өч зур диннең берсе. Аны 120 илдә 1,5 миллиардтан артык кеше тота. Бер Россиядә генә дә 40 мил­лионнан артык мөселман яши. 28 илдә, аерым алганда, Әфганстанда, Мисыр, Ливия, Иран, Гыйрак, Судан, Индонезия һ. б. да Ислам дине дәүләт дине булып санала. Идел Болгарстаны Ислам динен X гасырда кабул итә. XIV гасырда ул Алтын Урдага, Себер, Россиягә үтеп керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев