Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

2014 елның 10 аена Чүпрәледә халыкның җан башына исерткеч эчемлек куллану күләме 6,9 литрны тәшкил итә

Быелның 10 ае нәтиҗәләре буенча, Чүпрәледә барлык төр исерткеч эчемлекләрне сату республика буенча урта күрсәткечтән алты процентка кимегән. Республика буенча ул 92 процент булса, районда 86 процентны тәшкил итә, ягъни барлыгы районда 16,6 мең декалитр исерткеч эчемлек сатылган дигән сүз.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җитәкчелегендә әлеге уңайдан киңәшмә узды. Анда җирле үзидарә башлыклыклары, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге белгече-эксперт Гөлинә Юсупова ел башыннан бирле Чүпрәледә легаль алкоголь продукциясен сату күләменең күпкә кимүе күзәтелә, диде. Аның сүзләренчә, сатылу күләменең кимүе, суррогат аракы, шулай ук, читтән кертелгән белән сәүдә итү фактларына бәйле.

-Тугыз юридик затларның 23 сату ноктасында читтән кертелгән продукцияләрнең артуы биш проценттан югары. Югыйсә, ул шушы күләмнән артмаска тиеш,-диде Гөлинә Юсупова һәм әлеге сату нокталырын санап чыкты.

Шулай ук, агымдагы елның 10 ае эчендә исерткеч эчемлекләрне халыкның җан башына куллану күләме хакында да әйтеп үтелде киңәшмәдә. Шушы чорга әлеге сан 6,9 литрны тәшкил итә, 2013 елда -7,8 литр булган. Әйтик, Яңа Ишле һәм Зур Аксу авыллары җирлекләрендә исеркеч эчемлек эчү күләме бер кешегә 1,85-3,2 литрны тәшкил итә. Әлеге саннар район буенча иң азы булып тора. Ә менә Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Яңа Борындык, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләренә әлеге сан бер кешегә 12,37-5,47 литрга кадәр туры килә. Алда әйткән авылларда эчүчеләр азайган дигән фактларга күңел белән ышанасы килә дә бит. Чынлыкта исә, көнкүрешебез киресен күрсәтә, кызганычка каршы.

Алкоголь продукциясе әйләнешенә эчке эшләр бүлегендә дә зур игътибар бирелә. Хокук сакчылары даими рәвештә профилактик операцияләр үткәреп тора. Әлеге өлкәдәге хокук бозулар буенча административ беркетмәләр төзелә.

Чүпрәле районы буенча эчке эшләр начальнигы Марат Сибагатов райондагы берничә хуҗалыкта хокук бозу очрагы ачыклануы турында сөйләде. Алар, нигездә, өйдә җитештерелгән алкоголь продукциясен сату, аны сату кагыйдәләрен бозу, «идән астыннан» сатудан гыйбарәт. Шулай ук, читтән кертелгән аракыларны тоткарлау фактларын да барлады начальник.

Килеп туган хәлләр белән бәйле рәвештә, полиция вәкиле утырыштагыларны законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуны кисәтү юнәлешендә бергәләп эшләргә чакырды.

Киңәшмә эшендә нәкъ менә "Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында үзебездә җитештерелгән продукцияне сатуга игътибарны күбрәк юнәлтү хакында кабат әйтелеп, закон бозуарга юл куймаска кирәклеге хакында ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерткеч эчемлекләрне сату